Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов күп фатирлы йортларга капремонт республика программасын һәм ТР Газлаштыру фонды программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Финанс системасы һәм Россия банклары агымдагы вәзгыятькә яхшы хәлдә килделәр, аларның аны тыныч узарга мөмкинлеге бар, дип белдерде Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина җомга көнне матбугат конференциясендә.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2020 елның гыйнварында - мартында баррель өчен $48,18 дәрәҗәсендә урнашты, дип хәбәр итә РФ Финанс министрлыгы.
Росстат 2019 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсешенең беренче бәяләвен 1,3% дәрәҗәсендә раслады. Бу хакта ведомство мәгълүматларыннан аңлашыла.
Татарстан Республикасында 2020 елның 27 мартына социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы йортлар төзелеше, аз катлы торак төзелеше программалары буенча 780 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни бу – планның 26,2%ы.
S&P Халыкара рейтинг агентлыгы РФ рейтингын "тотрыклы" фараз белән чит ил валютасында йөкләмәләр буенча "ВВ-/А-3" дәрәҗәсендә раслады, диелә агентлык матбугат хезмәте хәбәрендә.
ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт әгъзалары белән оператив киңәшмәдә Финанс министрлыгына төбәкләрнең әҗәтләре буенча түләүләрен кичектереп тору өчен чаралар күрергә күрсәтмә бирде.
РФ Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы 26 мартка кадәр кризиска каршы максатларда бюджет чыгымнарында приоритетлар билгеләү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш. Тиешле боерыкка РФ премьер-министры Михаил Мишустин 21 мартта кул куйган.