Татарстанда балалар бакчалары өчен түләү баланың йөрешен исәпләп түләнәчәк

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республиканың мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләвен билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры белдерүенчә, икътисади кризис чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар бакчаларында булган өчен ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул итте. Балалар бакчада булмаган вакытта ата-аналар түләвенең даими өлеше 3 - 4 тапкырга киметеләчәк, шулай ук күпчелек төркемнәрдә ата-аналар түләвенең гомуми күләме дә кимиячәк.

Социаль ярдәмнең әлеге чаралары республиканың берләштерелгән бюджетыннан ел саен 2 миллиард сум чамасы акча бүлеп бирүне таләп итәчәк. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының барлык төркемнәре өчен түләүнең финанс моделен формалаштыру эше тәмамлану этабында. "Түләү 12 майдан яңа форматны исәпкә алып исәпләнгән булсын өчен, барлык исәпләүләрне дә кыска вакытта башкарырга кирәк", - дип белдерде Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International