Россия Финанслар министрлыгы 2020 елның 26 маенда, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, керемнәрнең кимүен компенсацияләү өчен, Россиянең 56 төбәгендә 100 млрд сум акча күчерде. 2020 елның 1 май көненә алдагы ике елдагыкеремнәренә карата кимрәк җыелган РФ субъектларына акча җибәрәчәкләр. Дотация күләме региональ бюджетларның беренче чираттагы чыгымнарын финанслау кирәклеген исәпкә алып билгеләнде.