ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 18 октябрендә 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм  2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерү буенча зональ киңәшмәләр узды.


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының 2015 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә алынган бурычы реструктуризацияләнәчәк. Бу хакта республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты утырышында хәбәр итте.

Документны республика парламентының чираттагы утырышында караячаклар.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ төбәкләрендә дәүләт идарәсен камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты һәм 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый күрсәткечләре фаразы буенча ачык тыңлаулар үткәрүе турында хәбәр итә.

Бүген Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Анда Татарстанның 2018-2020 елларга бюджеты турында закон проекты һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.


14
октябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына хисап биргәнчә, 328,2 мең кв.м. мәйдандагы 5 мең 806 фатирлы 124 йорт гамәлгә кертелгән.


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп, 2018-2020 елларга республика бюджеты закон проекты тикшерелде.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды. Депутатлар 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына  республика бюджеты турында закон проектын тикшерде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International