Финанс министрлыгы һәм Үзәк банк рубльнең тотрыклылыгы өчен барысын да эшли дип җиткерде Антон Силуанов

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

РФ Финанс министрлыгы һәм Үзәк банк рубль курсының тотрыклыгы һәм аның фаразлана алуын тәэмин итү өчен көченнән килгәннең барысын да эшли. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.

“Курсның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен без кулдан килгәннең барысы да эшлибез, безнең өчен бу иң мөһиме – тышкы карарларга бәйле сикерүләр булмау – моңа нефтькә бәяләр, санкцияләр һәм капиталларның башка төрле килүләре һәм китүләре керә. Безнең өчен – Финанс министрлыгы һәм Үзәк банк – рубль курсының фаразлана алуын һәм аның тотрыклылыгын тәэмин итү мөһим”, - диде министр “Россия 24” каналы эфирында.

Моңа бәйле, агымдагы елдан башлап, Финанс министрлыгы бюджет кагыйдәсе кысаларында валюта сатып алу тәртибен аныклады һәм үткән елга караганда, биржада валютаны күбрәк сатып ала башлады. “Бу нефть базарларында үзгәреп торулар валюта үзгәреп торуларына азрак йогынты ясасын өчен шулай эшләнә”, - диде Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International