ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 5 октябрендә «Moody's Investors Service Ltd» халыкара рейтинг агентлыгы вәкиленең Казан шәһәренә сәфәре кысасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Чараның төп максаты – кредит рейтингын тикшерү кысасында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау.

Россиядә инфляция хәзерге вакытка 3%ка кадәр төште. Бу хакта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин иң эре машина төзелеше тармагы предприятиеләре – «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Казан компрессор машиналары төзү заводы» ачык акционер җәмгыяте вәкилләре белән очрашулар үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

2017 елның 4 октябре көнне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В. Волков 2017 елның 9 аенда һәм 4 кварталга көтелгән табышка салым түләвен киметкән республиканың эре предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. Аның эчтәлегендәге “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты 36 кушымтадан тора.

РФ финанс министры Антон Силуанов сүзләренчә, Россия бюджет проекты хәзерге вакытка төбәкләргә трансфертларның гомуми күләменең чиреккә кимүен күздә тота.

Fitch халыкара рейтинг агентлыгы 2017 елда Россиянең тулаем эчке продукт үсеш темплары буенча фаразын яхшыртты. Июньдә көтелгән 1,6%тан хәзер ул 2% кадәр җитә, дип язылган агентлык хәбәрендә.

Татарстан Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Япония белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Япония» бизнес-форумында хәбәр итте.


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы Пенза шәһәрендә узды.

Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International