Кичә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре белән видеоселектор киңәшмә узды. Чарада Татарсан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан вәкилләр дә катнашты.
2017 елда уртача хезмәт хакы үсешенең төгәлләштерелгән фаразын исәпкә алып, киңәшмәдә бюджет өлкәсендәге аерым категория хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру өлкәсендә Россия Федерациясе Президентының “май” Указларын үтәү мәсьәләләре тикшерелде. Моннан тыш, хезмәткә түләү, шулай ук хезмәт хакын күчерү өлкәсендә статистик хисапны тапшыруның төгәлләштерелгән сроклары турында сүз барды.