Дәүләт Думасы кредит рейтингларын бирү процедурасын гадиләштерү турында законны кабул итте

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы дәүләт сатып алулары турында закон нигезендә РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләренең РФ кредит рейтингларын бирү һәм аларны саклау буенча халыкара рейтинг агентлыкларын бердәнбер хезмәт күрсәтүчеләр буларак билгели торган законны өченче укылышта кабул итте. Документ әзерләнә  башлауга Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы сәбәпче булды.

Дәүләт сатып алуларының контракт системасы турында закон нигезендә кредит рейтингларын бирү буенча хезмәт тәкъдим итүчеләр хәзер бәйге үткәрү аша билгеләнә. Бүгенгә РФ 50 субъекты һәм 12 муниципаль берәмлеге халыкара рейтинг агентлыклары рейтингларына ия. РФ Финанс министрлыгы тугыз (алты илкүләм һәм өч халыкара: Standard & Poor's Internationl Services, Inc, Moody's Investors Service и Fitch ratings.) рейтинг агентлыгын аккредитацияләде.

Рейтинг агентлыклары инвестицияле категориядәге рейтингларны бирә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International