2016 елның 28-29 июнь айларында Бухарестта узган Child & Youth Finance International оешмасы саммиты кысаларында Россия балалар һәм яшьләр өчен Бөтен Россия финанс белеме атналыгы нәтиҗәләрен игълан итте.
Child & Youth Finance International - балалар һәм яшьләрнең финанс белемен арттыруга багышланган халыкара эре чара.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. http://minfin.ru/ru/##ixzz4DnHwFnjg
Бүгенге көндә Россиядә бөтен махсус икътисадый зоналар табышының 66 % "Алабуга" МИЗ га туры килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов"Алабуга" махсус икътисадый зонасына 10 ел тулуга багышланган киңәшмәдәге чыгышында хәбәр итте.
Киңәшмә "Алабуга" административ-эшлекле үзәк бинасында үтте.
Киңәшмәдә Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау һәм башкалар катнашты.
Бүген Мәскәүдә РФ Президенты кармагындагы Икътисади советы эшче төркеменең икенче утырышы узды. Ул "Структуралы реформалар өстенлекләре һәм тотрыклы икътисади үсеш" юнәлешенә багышланган иде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Шулай ук утырышта эшче төркем җитәкчесе, "Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды советы рәисе Алексей Кудрин, Россия икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Ведев, РФ финанс министры урынбасары Максим Орешкин, РФ Президентының Экспертлар идарәсе башлыгы Владимир Симоненко, Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев һәм башкалар катнашты.
Эшче төркем вәкилләре Россиядә икътисади үсешне тәэмин итү мәсьәләләре һәм чаралары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, 2018-2024 елларга илнең үсеш өстенлекләре каралды.
«Мөхтәрәм татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга чиксез рәхим-шәфкате, безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт укыйбыз.
Бүген Казанның "Корстон" комплексында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXV конференциясе булды.
Искәртәбез: 2,5 айдан соң ил парламентының яңа составын сайларга туры киләчәк.
Конференциягә "Бердәм Россия" партиясенең 45 җирле бүлегеннән 300дән артык делегат җыелды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Идар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары, "Бердәм Россиянең" Яшьләр гвардиясе" һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.
"Партиянең сайлау алды платформасына анык эш программасы салынган. Съезд документлары "Бердәм Россия"нең ил киләчәге өчен аеруча зур җаваплылыгы белән сугарылган. Кабул ителгән карарларны үтәү өчен җитди эшләр көтә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла торган барлык муниципаль районнарда да 830 объектның 790ында эшләр башланган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин торак һәм социаль объектлар төзү, капиталь ремонт өлешендә республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 37,85 доллар тәшкил итте.
2015 елның беренче ярты елында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 56,99 доллар тәшкил иткән иде.
2016 елның июнь аенда 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 46,49 доллар тәшкил итте, бу 2015 июнь ае белән чагыштырганда 1,3 тапкырга кимрәк. (баррель өчен 61,35 доллар).
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. http://minfin.ru/ru/##ixzz4DnIihKVD
Татарстан Республикасы Прзиденты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның республиканың эре мәгълүмати телеканналыры җитәкчеләре белән очрашудан стенограмма
Илшат Әминов, "Яңа гасыр" ТРК генераль директоры: Исәнмесез, Рөстәм Нургалиевич. Республиканың алдынгы телекомпнаияләренең яңалыклар хезмәте җитәкчеләре, директорлары белән Сезнең очрашуларыгыз яхшы бер гадәткә әйләнде. Әлеге очрашуларда без телевизор караучыларны, республика халкын кызыксындырган иң актуаль сорауларга җаваплар табабыз. Шуңа күрә, Сезнең рөхсәтегез белән, мин башлыйм.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр Резерв фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирә.
Резерв фонды
2016 елның 1 июленә Резерв фондының күләме 2 456,10 млрд. сум тәшкил итте, бу Америка Кушма штатларының 38,22 млрд. долларына тәңгәл. Резерв фонды акчасын санау буенча аерым исәп-хисап счетында калдыклар түбәндәгечә:
- 17,42 млрд.АКШ доллары;
- 15,61 млрд. евро;
- 2,62 млрд. стерлинг фунтлары.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абакан шәһәренә (Хакасия Республикасы) эш сәфәре белән килде.