ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Киләчәктә статусны ныгыту һәм конкуренциягә сәләтне үстерү өчен 2025 елга кадәр «Татнефть» төркемен үстерү стратегиясе формалашкан булырга тиеш. Бүген бу хакта традицион нефть саммитының пленар утырышында (Карабаш поселогы, «Нептун» ял базасы) «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов хәбәр итте.

Саммит эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Наил Маһанов хәбәр иткәнчә, стратегик бурыч – компаниянең агымдагы хакын икеләтә арттыру, яисә аның базар капитализациясен 2025 елга долларларда исәпләгәндә икеләтә арттыру - 21,5 млрд. АКШ долларына кадәр.

Куелан бурычларны хәл итү өчен берничә стратегик инициатива кабул ителгән. Шул исәптән агымдагы ресурс базасында рентабельле нефть чыгаруны арттыру, үзлелеге югары булган нефть ятмаларын да кертеп. «Безнең алда 2020 елга нефть чыгару күләмен 30 миллион тоннага җиткерү бурычы тора», - диде Наил Маһанов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре  кыла.  

Искәртәбез, бүген монда традицион нефть саммиты уза (Карабаш поселогы, «Нептун» ял базасы).

Карабашка килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башка рәсми затлар озата баруында, кайбер предприятиеләрнең, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының (КФУ), «РИТЭК» АҖнең һәм башкаларның мәгълүмат стендларын карап чыкты. Монда предприятиеләрнең нефть чыгару тармагында файдаланылучы алдынгы  технологияләре, шулай ук скважиналарны эксплуатацияләүдәге, яңа ятмаларны эшкәртүдәге, шул исәптән үзлелеге югары нефть чыгарудагы, яңа эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде. 


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычларын эзләтеп алу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. 

Чара барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычлары бар, шул ук вакытта аларның арта баруы  күзәтелә.  


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Алдагы өч елга Россия Федерациясе бюджет сәясәтенең төп максаты - җыелып барган тотрыксызлыкны киметү, дип белдерде бүген журналистларга Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов.

"Алдагы өч елга безнең төп максатыбыз шуннан тора ки, соңгы елларда җыелып барган тотрыксызлыкны, балансланмаганлыкны киметү. Моның сәбәбе - керемнәрнең номиналь чагылышта кими баруы - хәтта 2017 елда да агымдагы ел дәрәҗәсенә караганда кимиячәк ул", - диде министр.

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. 


9
июль, 2016 ел
шимбә

2016 елның беренче яртыеллыгында электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү эшләре нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

Ел башланганнан бирле Татарстан Республикасында 1 млн. 139 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 107% тәшкил итә. Үткән ике атнада 117,5 мең кв.м булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.   

И. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 587 тикшерү уздырылган.  Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 669   млн. сумлык 318 карар чыгарылган. 2016 елның беренче яртыеллыгында төзелеш тармагында 16 бәхетсезлек очрагы булган, 5сендә кеше һәлак булган.


8
июль, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте гомумән алганда, 2017 елга һәм 2018-2019 елдагы план чорына бюджет формалаштыруга Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы тәкъдим иткән төп алымнарны хуплады, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов пәнҗешәмбе көнне узган матбугат конференциясендә. "Бүгенге көндә безнең тәкъдимнәребез Хөкүмәт тарафыннан тикшерелде, бюджет проекты өстендә эш дәвам ителәчәк....", - диде Силуанов әфәнде.

 Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Еллык инвестицион форум президенты Дауд Әль Шезави әфәнде белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.

Яклар агымдагы мәсьәләләр, шул исәптән «Казан Экспо» күргәзмә комплексын реализацияләү кысаларында хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алышты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ директорлар советы утырышы узды. Анда  компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, салымнар түләү һәм бюджетка җыемнар кертү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

2016 елның беренче ярты елында “Татспиртпром” 12,5 млрд. сум акцизлар һәм салымнар түләгән, бу узган елның шул вакытына караганда 3,6 млрд. сумга артыграк. Шул исәптән, 8,2 млрд. сум Россия Федерациясе бюджетына, 4,3 млрд. сум Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына күчерелгән.

2016 елның 12 июлендә "Кайнау ноктасы" мәйданчыгында Стратегик инициативалар Агентлыгы Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы - "Дәүләнең ачык финанс мәгълүматлары" конкурсын оештыручылар белән киңәшмәдә очрашачак. «BudgetApps» "Дәүләнең ачык финанс мәгълүматлары мобиль кушымталар һәм веб-проектлар эшләп чыгаручылар белән ачык дәүләт финанс мәгълүматлары буенча конкурс партнерлары һәм белгечләре.

Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр тикшереләчәк:

- Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының дәүләт финанс белешмәләрен ачу буенча эшчәнлеге;

-  Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының һәм аның кул астындагы оешмаларының белешмәләренең аңлаешлы булуы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International