ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында 19-20 август көннәрендә министр урынбасары Данил Волков 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының тупланма бюджетына табышка салымның кимү сәбәпләрен тикшерү буенча киңәшмә уздырды.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 18 августында Россия Федерациясе Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов Мәскәүнең аудит палатасы рәисе В.И.Колбасин һәм Россиянең аудиторлар коллегиясенең Үзәк советы рәисе А.Л.Руслв белән очрашты.
Ышанам ки, көчләрне берләштереп, без социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле эш итүе өчен кирәкле шарталар булдыра алабыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов III Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (КБО) форумының пленар утырышында белдерде Чара “Корстон” кунакханә комплексында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җтиәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 18 августында Татарстан Республикасының Финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм министр урынбасары Данил Волков 2016-2018 елларга муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләре бюжетларының керем өлешен фаразлау буенча киңәшмәләр узды.
2019 елда уздырылачак “WorldSkills Competition” һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалына Татарстанның Лаеш районында мәйданы 100 мең кв.м. дан ким булмаган “Kazan Expo WorldSkills Arena” күргәзмәләр комплексы төзеләчәк. Ул халыкара таләпләргә җавап бирә торган заманча үзәк һәм ярышларны үткәрү өчен төп мәйданчык булыр дип планлаштырыла. Комплекс төзелеше өчен кирәкле акчаның күләме әлегә билгеләнмәгән, әмма ул 1 млрд. сумнан артачак.

17
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Федерациясенең АКШтагы сәүдә вәкиле Александр Стадник белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.

Александр Стадник очрашу барышында АКШның кайбер штатлары һәм Россиянең Татарстан Республикасы кебек төбәге арасында стратегик хезмәттәшлеккә кызыксыну бар, дип билгеләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашу.  

Искәртик, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырымга эш сәфәре кыла. Ялта шәһәрендә Владимир Путин Россия Федерациясендә туризмны үстерүгә багышланган Дәүләт советы президиумы утырышын уздырды. Шуннан Владимир Путин Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.


15
август, 2015 ел
шимбә
2015 елның 14-15 августында Ставрополь шәһәрендә Россия Финанслар министрлыгында Россия Федерациясе субъектларында бюджетара мөнәсәбәтләрне һәм бюджет процессын оештыруны камилләштерү буенча даими гамәлдәге эшлекле төркем утырышы узды.

14
август, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасында 2015 елның 14 августына 1 млн. 397,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 58,2%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 141,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International