ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Драйлок Технолоджиз» Бельгия компаниясе заводы төзелешен “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә яңадан башлау – Татарстанда проектларын гамәлгә ашыруны вакытлыча туктатып торган инвесторларга уңай сигнал. Бу хакта бүген төзелешне яңадан башлап җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чарада шулай ук Drylock Technologies холдингы президенты Барт Ван Малдерен катнашты.
Казанда “Татспиртпром” ААҖнең Директорлар советы утырышы узды, аның барышында 2015 елның беренче ярты елында компания эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды.

Директорлар советы утырышы барышында “Татспиртпром”ның беренче ярты еллыкта җитештерү һәм финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматлар хәбәр ителде. Бу чорда 3,440 млн. декалитр алкоголь продукциясе җитештерелгән, җитештерү планы 183 мең декалитрга арткан.

26
август, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла. Форумда катнашучыларның гомуми саны - 1,6 мең кеше. Бу хакта бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ҖЧҖ директорлар советы утырышында "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте. 

Утырышны ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта «Татнефть» ҖАҖнең 2015 елның җиде аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче ярты елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Хисап чорында компания ятмаларында 13,11 млн. тонн нефть чыгарылды, бу былтыргы шул ук чордан 1%ка артык.


25
август, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин алкоголь продукцияләр җитештерүче оешмалар белән киңәшмәләр уздырды.

24
август, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 24 августында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин республиканың нефть газ комплексындагы эре оешмалары белән киңәшмәләр уздырды.

Ышанам ки, эшкуарлар белән, "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектындагы кебек,  әңгәмә режимында аралашу форматы уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларындагы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуында белдерде.

Эшкуарлар белән очрашу “Корстон” кунакханә комплексында узды.


22
август, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 999 объектның 930да эшләр тәмамланган. 69 күп фатирлы торак йортта эшләрне тәмамлау срогы – 31 август.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


21
август, 2015 ел
җомга
ТР Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясендә катнаша.

20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Moody's халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Очрашу барышында төбәкнең макроикътисад күрсәткечләре, аның икътисади үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Илдар Халиков, Татарстан федерация субъектлары арасында күп күрсәткечләр буенча лидер-төбәк булып тора, тулай төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча алдынгы төбәкләр бишлегенә керә, дип хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International