2016 ел бюджеты өстендә эш дәвам итә

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

“Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты турында”гы (2 нче укылыш) ТР закон проекты буенча депутатлар һәм ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 280 төзәтмә кабул ителгән. Алар ТР Финанс министрлыгы тарафыннан анализланып, республика Хөкүмәтенә җиткерелгән. Төзәтмәләр 29 октябрьгә кадәр кабул ителде.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында комитет җитәкчесе Леонид Якунин хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре катнашты.

ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин әйтүенчә, әлеге төзәтмәләрне 4 төркемгә бүлеп карап булыр иде. Аларның беренчесе федераль бюджеттан булган бюджетара трасфертлар белән бәйле. Икенчеләре исә өстәмә чыгымнарсыз гына редакцияләү һәм төгәллекне таләп итү, өченчеләре өстәмә акча бүлеп бирү белән бәйле, соңгысы — нәтиҗә ясауга нисбәтле төзәтмәләр.

Әлеге төзәтмәләр кабул ителгән очракта, ТР бюджетының фаразланган күләме 160 млрд 598 млн 427,5 мең сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар күләме исә 166 млрд 431 млн 376,9 мең сум, бюджет дефициты исә 5 млрд 832 млн 949,4 мең сум булыр дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International