ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Узган атнада ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың үткән елгы бюджетын үтәү турында хисап тыңланып, кабул ителде. Республика бюджетын үтәү турында төп доклад белән финанс министры Радик Гайззатуллин чыгыш ясады. Ул депутатларга рес­публика бюджетына нинди керемнәрнең керүе, аларның нинди максатларга тотылуы турында хәбәр итте.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды.

Чара Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде.

Сәфәренең төп максаты – XIX Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу.

Санкт-Петербург булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырачак, шулай ук хезмәттәшлек турында килешүләргә имза салу чарасында катнашачак.

Россия Финанслар министрлыгының финанс сәясәте Департаменты финанс фәнни-тикшерү институты белән бергә 2015 елның 17 июнендә  "Дәүләт катнашы белән эшләүче компанияләрнең дивидент сәясәте"  темасына түгәрәк өстәл уздырды.

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 16 июнендә Россия финанслар министрлыгында "Россия Финанслар министрлыгының бөтен кеше өчен ачык белешмәләрне функциональ һәм технологик башкаруга һәм паспортларга мохтаҗлык" мәсьәләсе буенча белгечләр белән очрашулар дәвам итә.
Июнь башында Ставропольда "Россия Федерациясендә халыкның финанс белемен үстерүгә хезмәттәштлек итү" исемендәге Россия Финанслар министрлыгының Проектын гамәлгә ашыру кысаларында төбәкләрдә гамәлгә ашырылу буенча тәҗрибә уртаклашу максатында регионара семинар узды.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Kazansummit халыкара икътисадый саммиты – ислам дөньясы илләре белән эшләү өчен Россиянең төп мәйданчыгы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Kazansummit-2015дә катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта хәбәр итте.

Искәртәбез, Россия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit халыкара икътисадый саммиты бүген Татарстан башкаласы Казанда («Корстон» КСКК) ачылды. Беренче чара «Россия һәм ИХО инвестицияләре һәм сәүдәсе» эшлекле иртәнге ашы булды.


14
июнь, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итүгә 922 елга багышланган "Изге Болгар жыены"н бәйрәм итүдә катнашты. Чара Борынгы Болгар шәһәре территориясендә узды. Быел бәйрәмгә Россияненең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 30 меңнән артык кунак килгән. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Россия Югары мөфтие Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев һәм башкалар катнашты.


13
июнь, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 42 муниципаль берәмлектә 999 объектның 996 сында торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.


12
июнь, 2015 ел
җомга
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!
Илебез дәүләтчелегенең меңъеллык тарихы бар, ләкин чирек гасыр элек булган вакыйга анда аеруча урын алып тора. Россия дәүләт хакимиятенең иң югары органы, дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, җәмгыяви үсеш барышын кискен үзгәртте, илебезнең статусын һәм ролен билгеләде.
Бүген без Россия Федерациясенең икътисади һәм хәрби кодрәте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Кешеләрдә ышаныч һәм оптимизм арта, халык бердәмлеге ныгый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International