Татарстанлылар узган ел өчен 5 млрд сум чамасы милек салымы түләргә тиеш

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
1 октябрьдә физик затлар өчен милек салымнарын түләү срогы чыга. Быел бу түләүләр срогы 1 айга алга күчерелде, узган елларда ул 1 ноябрьгә кадәр иде. Салым түләүчеләр транспорт, милек һәм җир салымнарын түләргә тиеш.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат конференциясендә, РФ Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе РТ Марат Сафиуллин белдергәнчә, республикада яшәүче 2,5 млн кешегә салым турында белдерү кәгазьләре җибәрелгән, 1,5 млн белдерү кәгазе - физик затлар милкенә салым буенча, 1 млн - җир салымнары, 946 мең - транспорт салымы.

Түләнергә тиешле салым 4 млрд 975 млн сумнан артык тәшкил итә, шул исәптә 771 млн - милеккә салым, 3 млрд 423 млн - транспорт салымы, 780 млн - җир салымы. Әлегә татарстанлылар милек салымнары гомуми суммасының якынча яртысын гына түләгән.

Марат Сафиуллин билгеләп узганча, быел милеккә салымны түләү кагыйдәләре үзгәреш кичерде: әгәр 3 салымның күләме 100 сумнан артмый икән, салым турында белдерү кәгазе җибәрелми.

Салымнарны почта бүлекләре һәм банкларның түләү терминалларыннан тыш, ТР Электрон хөкүмәт порталы һәм РФ Салым хезмәте сайтындагы сервислар, беренче чиратта, салым түләүченең шәхси кабинеты буенча түләргә була.

РФ Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе РТ Марат Сафиуллин ассызыклаганча, билгеләнгән вакытта, ягъни 1 октябрьгә кадәр салым түләмәүчеләргә штраф салынырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International