ТР Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан республикада 18 бәхетсезлек очрагы булган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 419 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 9 млн 364 мең сумлык 297 карар чыгарылган.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2015 елның дүрт ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның июненә бюджеты расланды, шулай ук беренче кварталда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.
2015 елның гыйнвар-апрель айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләрен алдан бәйләү түбәндәгечә:
-тупланган керемнәр күләме 4 548 004,3 млн. сум, ягъни ел буена фаразланның 36,3%.
Татарстан һәм Төркия арасында мөнәсәбәтләрнең уңай динамикасын саклап калырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Төркия Республикасының Денизли провинциясенең эшлекле даирәләре белән очрашуда белдерде.
Шулай ук очрашуда Төркия Икътисад министиры Нихат Зәйбәкҗи, Денизли провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Әкрәм Бүйюата, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан делегациясе һәм Төркия бизнес-секторы вәкилләре катнашты.