ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Киләсе елда нефтькә бәя кимегән очракта да, бюджет чыгымнарын киметү планлашытырылмый. Шулай да кара алтынга бәя кимү тенденцияcе туктатылмаса, казнаны башка юллар белән тулыландыру мөмкинлеген эзләргә туры киләчәк.


4
октябрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе Әмире шахзадә Маш’ал ибн Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясе әгъзасы –Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Мөселманнары Диния нәзәрате рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.


3
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 2 сентябрь көненә Резерв фонды 3,387 триллион сум,  Милли Байлык фонды 3,151 триллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итте РФ Финанслар министрлыгы.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерацияcенең Финанслар министрлыгы Россия керткән импортка чикләүләр сәбәпле азык-төлеккә кинәт бәя күтәрелүне билгели, дип белдерде бүген министрлык җитәкчесе Антон Силуанов.

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2014 елның сигез аенда бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды һәм октябрь аена, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды.

Бүген, Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы министрлык пенсионерлары өчен очрашу, Г.Тукай исемендәге музейга һәм Иске-Татар Бистәсенә экскурсия оештырды.

30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан һәм Чехия берничә әһәмиятле килешүне имзаладылар. Бу хакта бүген журналистларга, Татарстан Президенты җитәкчелегендәге ТР делегациясенең Чехия Республикасында булган эшлекле очрашуына нәтиҗә ясауга багышланган брифингта, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте.

25-26 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Чехиядә булып кайтты. ТР җитәкчкелеге анда Чехиядәге хезмәттәшләре һәм парламент вәкилләре белән очрашты.


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

«Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы МИЗ резиденты булырга теләгән ике компания проектын хуплады. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Күзәтү советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, хәзерге вакытта «Алабуга»МИЗда 42 резидент теркәлгән, игълан ителгән инвестицияләр сумасы 109 млрд. сум, шулардан 71 млрд. сумы инвестицияләнгән инде. 4500 эш урыны булдырылган, МИЗда барлыгы 107 млрд. сум продукция чыгарылган.


27
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Бүген Татарстан делегациясенең Чехия Республикасына эш визиты кысаларында Брно шәһәрендә Татарстан Республикасы белән Көнья Моравия крае арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Пенсияга чыгу вакытын озынайтуын Россия Финанс министрлыгы дөрес дип саный

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International