Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына 2014 елның 9 аенда 133,7 млрд. сум күләмендә үзенең табышы тупланган.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның 9 аендаТатарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елның азагына кадәр бурычлар буенча киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмә республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов 2014 ел нәтиҗәләре буенча Резерв фондын тулыландыру мөмкинлеген искәртми.
"Агымдагы елда без Резерв Фондының акчаларын тотарга җыенмыйбыз, киресенчә, тулыландырырга мөмкинбез. керемнәрнең ничек җыелуына карарбыз", - диде Силуанов, Федерация Советының пленар утырышында ясаган чыгышы барышында.