"Салым маневры" буенча Икътисад министрлыгының тәкъдиме ТЭКта бүгенге көндә өстенлекле, ләкин әлегәсалым үзгәрешләре буенча нәтиҗәле карар кабул ителмәгән, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министрлыгының салым һәм таможня-тариф сәясәте департаменты җитәкчесе Илья Трунин.
"Расланган вариант - ул Икътисад министрлыгы варианты, без аларның тәкъдимнәрен сайладык. Карар якын арада кабул ителергә тиеш. Безнең үз карашыбыз бар - ул бердәм, Икътисад министрлыгы белән килештерелгән. Аның нигезе - киләсе елдан нефть тармагында салм күрсәткечләрен үзгәртү һәм таможня тарифларын җайга салуны үзгәртергә кирәк. Финанслар министрлыгы пошлиналарны ике этап белән киметеп, Файдалы казылмаларны табуга салымны арттырырга тәкъдим иткән иде", - диде ул.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») проектын эшләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Леонтьев үзәге белгечләре сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Леонтьев үзәге» социаль-икътисадый тикшеренүләр халыкара үзәге» ЯЧҖ консорциумы җитәкчелегендә («Шәһәр планлаштыру лабораториясе», AV Group, Социологик тикшеренүләрнең бәйсез үзәге ҖЧҖ, Социаль сәясәт бәйсез институты, Ernst & Young компаниясе, Номура тикшеренү институты катнашында) Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә әзерләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ өлкән вице-президенты – «Тимер юл техникасы җитештерүчеләр берләшмәсе» президенты Валентин Гапанович белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, шулай ук Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун һәм «ALSTOM Deutschland AG» компаниясе идарәсе әгъзасы Мартин Ланге катнашты.
РФ Финанслар министрлыгы РФ төбәкләренә регион бюджетларын формалаштыручы салымнар буенча ташламларны кабул иткәндә күбрәк хокук бирергә тәкъдим итә, дип хәбәр итте журналистларга сишәмбе көнне РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
Моңа кадәр Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы яңа оешмалар өчен табышка салымның бер өлешен нуль белән тигезләштерергә тәкъдим иткән иде, ә регионнар салымның үз өлешен 5% кадәр киметеп, милеккә салым буенча нульле ставканы урнаштырырга тәкъдим итте.