Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта 2014 елның җиде аенда «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлеше нәитҗәләре каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, «Татнефть» ААҖнең беренче яртыеллыкта финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.
Хисаплылык чоры дәвамында компаниянең чыгару урыннарында 12,986 млн. тонна нефть чыгарылды, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 0,4 %ка артыграк. Юлдаш нефть газын чыгару 435 млн. куб. метр тәшкил итте, бу, 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2,2 %ка артык.
131 яңа чыгару скважинасы кулланышка кертелгән, аларда нефть чыгару 115,6 мең тонна тәшкил итте.
Әшәлче ятмасында беренче яртыеллыкта 106,8 тонна югары үзле нефть чыгарылган. Барысы әлеге нефть чыгару урында эшли башлаудан 432,4 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган.
Төяп озатылган продукцияне сатудан хисаплылык чорында брутто-керем 305 млрд. сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 23,4 %ка артык.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча табыш 48,4 млрд. сум булды. «Татнефть» компанияләр төркеме буенча гомуми инвестицияләр саны 24,1 млрд. сум тәшкил итте, нефть чыгару өлкәсенә 13,8 млрд. сум җибәрелде.
Директорлар советында «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.