ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия һәм Кытай уртак проектларны бәяләү өчен рейтинг агентлыгын булдыру турыда сүз куештылар. Нәтиҗәдә, авторитет булдырганнан соң, ул башка илләргә дә хезмәтен күрсәтә алачак, дип белдерде журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
Кытай инвесторлары РФ инфрастуктур проектларында катнашу өчен ташламаларга һәм преференцияләргә ия булачаклар. Бу турыда журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов кытай бизнесы вәкилләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Россия Президенты Владимир Путин "Милли түләү системасы турында" законга үзгәрешләрне хуплаган. Әлеге закон нигезендә Россиядә халыкара түләү системасы өчен мәҗбүри тәэмин итү кертем буенча җентеклелекләр юкка чыгачак. Алар Үзәк Банк белән килештерелгән Хакимиятнең норматив актында чагылачак. Бу турыда "Коммерсант" газетасы мәгълүмат чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.

2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Urals маркалы нефтькә уртача бәя майда баррель өчен 107,7 доллар тәшкил иткән, елга карата 5,3%, ә айга карата 1% күбрәккә арткан.

31
май, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Адананың Хаҗи Сабанҗи исемендәге оештырылган сәнәгать зонасында булды.



30
май, 2014 ел
җомга

Нефть өлкәсендә салым маневры турында карар якындагы көннәрдә кабул ителергә тиеш, дип белдерде журналистларга Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

"Якындагы көннәрдә карар кабул итергә кирәк, чөнки өчъеллык бюджет инде формалашырга тиеш", - дип ассызыклады ул.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елда федераль бюджетның профициты, бюджетка үзгәрешләр нигезендә, тулай төбәк продуктының 0,4% тәшкил итәчәк. Бу турыда Россия Финанслар министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы нефтькә экспорт пошлинасын 2018 елдан ук гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында эре нефтехимия оешмалары, шул исәптән ТАИФ компанияләр төркеме, эре энергетика, машина төзелеше, агач эшкәртү сәнәгате компанияләре белән узган очрашуларда 2014 елның I кварталында эш нәтиҗәләре тикшерелде.
Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә “Татфондбанк” белән бергә Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган, “БТА-Казан” банкын финанс яктан сәламәтләндерү механизмы, килеп туган катлаулы хәлдән чыгуга гына түгел, ә бәлки банкның киләчәге уңышлы булачагына ышанырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында узган махсус матбугат конференциясе барышында белдерде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, “Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы” дәүләт корпорациясенең генераль директорының беренче урынбасары Валерий Мирошников һәм “ТФБ-Холдинг” ҖЧҖ директоры, “АИКБ “Татфондбанк” ААҖ акционеры Роберт Мусин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International