Халыкара Валюта фонды Россиягә Украинадагы структур реформа программасын эшләп чыгаруда катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов. Әлеге программаны тормышка ашыру Халыкара Валюта Фондыннан Украинага кредит бирү өчен шарт булып торачак.
Силуанов хәбәр иткәнчә, Россия әлегә реформа программаларын эшләп чыгаруда катнашмый.
РФ салым резидентлары туры яки кыек юл белән чит ил компанияләренә ия булган яки аларның 10% артыграк өлешенә ия булган очракта бу турыда хәбәр итәргә тиеш, дип белдерде РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.
Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, инновацион үсеш һәм касәбчелек буенча комитет бүген Парламентның Аскы палатасына "Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында" закон проектының ачыкланган редакциясен икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.