ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Дәүләт Думасы оешмаларның салым хисабын гадиләштерүгә юнәлдерелгән һәм салым хисабы белән бухгалтер хисабын якынайтучы закон проектын 2нче укылышта кабул итте.

22
март, 2014 ел
шимбә
2013 ел программалары буенча хисап бирмәгән һәм 2014 елгы республика программалары буенча эшкә керешмәгән муниципаль районнар финанслау исемлегеннән төшеп калырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Кайбер республика программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча узган киңәшмә беркетмәсе үтәлеше турында ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин белдерде.
Аерым алганда, ул муниципаль берәмлекләргә заказчылар белән бергә 2014 елның 14 мартына кадәр, районнар катнашкан республика программалары буенча башкарылган эшләр актларын тапшырып бетерү йөкләнгән иде, дип белдерде. Алар арасында – мәктәпләрне капиталь ремонтлау, күпфункцияле үзәкләрне капиталь ремонтлау, сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау һ.б.
Кайбер муниципаль районнар 2013 ел өчен хисапны әлегә кадәр тапшырмады.

Бүген Корея Халык-Демократик Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе КНДРның беренче юлбашчылары музеенда булдылар һәм КХДР Югары халык советы Президиумы рәисе Ким Ён Нам белән очраштылар.

КХДРның элеккеге юлбашчысы Ким Ир Сен иптәш ярата торган Кояш Кымсусан сарае мавзолейга әверелдерелгән,Татарстан делегациясе әгъзалары Ким Ир Сенны һәм аның улы, бөек полководец Ким Чен Ир иптәшне искә алдылар, экспозиция белән таныштылар. Татарстан Президенты экскурсия азагында мөхтәрәм кунаклар кенәгәсендә язу калдырды, аннары шундагы паркны йөреп чыкты.

Россия агымдагы елда АКШ һәм ЕС санкцияләре сәбәпле, тышкы әҗәтләрдән баш тартырга һәм эчкеләрен дә киметергә мөмкин, дип белдерде журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.


21
март, 2014 ел
җомга
Татарстанда физик затлар өчен транспорт салымын түләү вакыты күчерелде. Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 49 нчы утырышында “Транспорт салымы турында”гы ТР Законынының 8 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында”гы 581-4 нче номерлы Татарстан Законы проекты каралды һәм депутатлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Әлеге документ “Транспорт салымы турында”гы ТР Законын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.
Финанслар министрлыгы икътисадның нинди торышына да карамастан, өч елга каралган бюджет чыгымнары күләмен киметергә җыенмый, дип хәбәр итте Финанслар министры Антон Силуанов.

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүгенге утырышта “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты каралды. Закон проекты белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның әйтүенчә закон проекты “2014 – 2020 елларга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасы һәм “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы гражданнарын социаль яклау” дәүләт программасының “Уңайлы мохит” ярдәмче программасы буенча чыгымнарны чагылдыру максатларында әзерләнгән.

“2014 – 2020 елларга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасы “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законы кабул ителгәннән соң Татарстан Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 декабрендәге 954 номерлы карары белән расланган.

РФ Финанслар министрлыгы нефть табу өлкәсендә аерым проектларны финанс нәтиҗәләре буенча салым салуга күчерү мөмкинлеге турында әлегә карар кабул итмәде, фикер алышулар дәвам итә, практикада әле кулланыш юк, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы РФ Салым Кодексына салым агентлыкларының бюджетка кертелүче физик затлар кеременә салым суммасының үз вакытында һәм тулы күләмдә түләү буенча җаваплыгыгын арттыручы үзгәрешләр әзерләгән.

РФ Хөкүмәте Россия компания хуҗаларына түгел, ә компанияләрнең үзенә ярдәм итәргә уйлый, дип белдерде Россия финанслар министры Антон Силуанов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International