ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында “Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алуга әзерлек буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында”гы закон проектын беренче укылышка әзерләде. Утырышны комитет рәисе Морат Гаделшин алып барды.

РФ Финанслар министрлыгы сум курсының бүгенге каты волатильнесте вакытында суверен фондларны тулыландару өчен валютаны базарда алырга җыенмый, аны йомшарту өче Россия Банкына нык тырышырга туры килә, дип белдерде журналистларга финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.

"Россия Банкы көн саен саткан шартларда валютаны сатып алу мәгънәсез. Әлеге ситуациягә карата бездә кагыйдә булдырылган иде, без яңа да, иске дә режимны куллана алмыйбыз (суверен бондларны тулыландыру - ред.). Соңгы карар әле кабул ителмәде. Бездә күчерү буенча вактының соңгы чиге - 1 апрель", -  диде Моисеев.

Агымдагы елда Татарстанның мәдәният учрежденияләренә 241 миллиан сумнан артык бүлеп бирәчәкләр. Әлеге чаралар теарт, музыка, хореография һәм кинематография иҗады өлкәсендә әйдәп баручы коллективларның иң әһәмиятле иҗат проектларына дәүләт ярдәмен күрсәтү максатлыранда бирелә. Грантлар бирү буенча Карарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында финанслар министры Радик Гайзатуллинда узган киңәшмәдә 2013 елда Татарстан Республиксының тупланма бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре  Россия Федерациясе субъектларының тупланма бюджетлары үтәлеше нәтиҗәләре белән чагыштырылып тикшерелде һәм каралды.

3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Финанслар министрлыгы алдагы атналарда РФ Хөкүмәтенә мигрантларны медик иминиятләштерү буенча закон проекты кертергә җыена, дип хәбәр итте "Интерфакс-АФИ" агентлыгына финанс сәясәте департаменты җитәкчесе урынбасары Вера Балакриева. Аның сүзләре буенча, "документ авырлык белән тикшерелә, күп санлы ведомствоара килештерүләр таләп итә". "Әлбәттә,шушы этапда нигездәге мәсьәләләр буенча да консесуска килеп булмады, без хөкүмәткә документы каршылыклар протоколы белән бергә кертергә җыенабыз", - дип өстәде ул.
Татарстан Республикасында 2014-2016 елларга бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кабул ителде (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 20 гыйнварыннан 24 санлы карары").
2014 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин 2014 елның 4 февралендә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралачак сораулар буенча киңәшмә уздырды.

2
февраль, 2014 ел
якшәмбе

Кыйммәтле кәгазь эмитентлары- РФ субъектлары күләме 2014 елда 28дән 39га кадәр артачак, җәлеп итү күләме өч тапкыр артып - 450 миллиард сум тәшкил итәчәк. Мондый мәгълүмат РФ субъектларының әҗәт базары буенча конференциягә Финанслар министрлыгы әзерләгән презентациядә бар.

Агымдагы елда, бюджет турында законнар нигезендә, РФнең 39 субъекты инде облигация базарына чыгарга җыена, диде конференциядә РФ Финанслар министрлыгының дәүләт әҗәте һәм дәүләтнең финанс активлары департаменты директоры Константин Вышковский.


1
февраль, 2014 ел
шимбә

Финанслар министрлыгы агымдагы елда федераль әҗәт ликвидлы булмаган ОФЗ алыштыру программасын башларга җыена, дип белдерде журналистларга министрлыкның дәүләт әҗәте һәм дәүләтнең финанс активлары департаменты директоры Константин Вышковский.

Аның сүзләре буенча, тотучысы нигездә Россия Банкы булган чыгыш турында сүз бара.

РФ Финанслар министрлыгы агымдагы елда да россия суверен еврооблигацияләрен евробондларын урнаштыруны оештыручыны тиздән сайлап алу белән сузмыячак, диде министрлыкның дәүләт әҗәте һәм дәүләтнең финанс активлары департаменты директоры Константин Вышковский.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International