ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган 2013 ел өчен һәм 2014-2016 елларга мунициапль район (шәһәр)ләрнең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләр билгеләмәләрен булдыру мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә катнашты.

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2014 елда мәктәпкәчә белем бирү оемашаларында балаларны караган һәм аларга хезмәт күрсәткән өчен ата-аналарның түләүләренә компнсацияне санау мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

2014 елның 1 гыйнварыннан сәламәтлек саклау учрежденияләрендә беренчел звенодагы табиб-белгечләрнең хезмәт хакын арттыру һәм кадр составын ныгыту буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында түләүләр түбәндәгечә арттырылды:

- табиб-терапевтларга, участок табиб-педиатрларына, гомуми тәҗрибә табибларына (гаилә табиблары) - 10 000 сумнан 15 000 сумга кадәр;

- махсус белгечләргә - 4 800 сумнан 7 300 сумга кадәр.


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында депутатлар корпусы бик көчле, һәм без әлеге потенциалны кулланырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуында белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлары һәм башкалар катнашты. Фәрид Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бүгенге чара гадәткә керде инде, 2013 елда ТРннан РФ Дәүләт Думасында депутатларның эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясарга һәм яңа елдагы бурычлары турында сөйләшергә кирәк.

2014 елның 30 гыйнварында Премьер-министр Дмитрий Медведев уздырган киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү буенча җирле системаларны яңартуга субсидияләрне төбәкләр арасында бүлү буенча карар кабул ителде. 2014 елда Россиянең 50 субъектына 10 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. "Акчалар биналарны заманча стандартларга туры китереп салу, үзгәртеп салу, ремонт ясау һәм җиһазландыруга тотылачак, - дип искә төшерде Министрлар кабинеты башлыгы. - Әлбәттә, аларны игътибар белән һәм кысып тотарга кирәк. Янәдән төбәкләрдәге хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәм: балалар бакчаларын чиратны бетерү өчен федераль бюджеттан саллы акча бирелә, сездән сыйфатлы һәм үз вакытында эш таләп ителә."

Россия Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчләренә үлән үстерү өлкәсендә ярдәм максатыннан 14,44 млрд. сум күләмендә субсидияләрне бүлеп биргән. Татарстан Республикасына әлеге субсилия 626 млн. сум күләмендә бүленгән.

Россия Хөкүмәте Россия Федерациясе субъектларына чыгым йөкләнмәләрен финанслашу буенча Федерация бюджетларына федераль бюджеттан ярдәм йөзеннән 2014 елда биреләчәк субсидияләрне бүлүне раслаган:

- нәселле терлек үстерү (ит юнәлеше буенча эре мөгезле нәселле малдан башка) 3 325,0 млн. сум күләмендә. Татарстан Республикасына бирелүче субсидия 77,7 млн. сум тәшкил итә.

- ит юнәлеше буенча эре мөгезле нәселле мал өчен 380,0 млн. сум. Татарстан Республикасына бирелүче субсидия күләме 0,275 млн. сум. 


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
"Татарстан Республикасының рәсми порталы" Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүматлаштыру системасы эчендә сайтлар конкурсы уздыру кысаларында 2013 ел нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органнары арасында иң яхшы сайт" номинациясендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы сайты икенче урынны яулады.
2014 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанслар министры Алексей Шишкин Татарстан Республкиасы буенча финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Территориаль идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Россия тимер юллары” ААҖ арасында 2014 – 2016 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Бу чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун имзаларын куйдылар.

Килешүдә ике якның да тимер юл транспорты өлкәсендәге хезмәттәшлеге, шул исәптән тимер юлларда пассажирлар һәм авыр йөк ташуның үсеше, Татарстан Республикасы территориясендә тимер юл инфраструктурасын үстерү, боҗра тимер юлларын, транспорт-күчереп утырту төеннәрен оештыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм “Мәскәү – Казан – Екатеринбург” югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешендә һәм проектлауда бергә эшләү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International