Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйһетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Яклар алга таба багланышлар мәсьәләләре, шул исәптән Татарстан республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны финанслау турында да сөйләштеләр.
Очрашу тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Иваноы югары технологияләр өлкәсендәге технопаркка - ИТ-паркка юнәлделәр. Анда алар Russian Startup Tour үсеш институтларының роуд-шоу чараларында катнаштылар.
Россия Хөкүмәте авыл хуҗалыгын иминиятләштерү килешүе буенча саналган иминиятләштерү премиясен түләүдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнарының бер өлешен каплауда субъект бюджетларына федераль бюджеттан 2014 елда бирелүче субсидияләрне бүлүне раслаган.
Россия Хөкүмәте 2014 елда федераль бюджеттан субъект бюджетларына бирелүче кыска вакытлы кредитлар (акча алып тору) буенча процент ставкасының бер өлешен каплау буенча субъектларның чыгым йөкләнмәләрен каплауга субсидия бүлүне раслаган:
- Үсемлекчелекне үстерүгә, үсемлекчелекнең продукциясен эшкәртү һәм сатуга 3 392,2 млн. сум, Татарстан Республикасына бирелүче субсидия күләме 327,3 млн. сум;
- Терлекчелекне үстерүгә, терлекчелек продукциясен эшкәртү һәм сатуга 3 738,1 млн. сум, Татарстан Республикасына бирелүче субсидия күләме 212,5 млн. сум.