ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бурычы – ТР социаль-икътисади эшчәнлегенең төрле өлкәләре һәм тармакларына мәгълүмат технологияләрен кертү өчен инфраструктура булдыру һәм үстерү. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында белдерде. Коллегия эшендә шулай ук РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, “Россия почтасы” ФГУП генераль директоры Дмитрий Страшнов катнашты.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2013 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлары турында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов доклад ясады. Беренче чиратта ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү системасының үсеше хакында хәбәр итте. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү инфраструктурасы хәзерге вакытта 314 инфоматлардан, дәүләт хезмәте порталыннан, call-үзәктән тора. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, 2014 елга төп бурыч- электрон рәвештә 40 млн дәүләт хезмәте күрсәтү.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан транспорт тармаклары Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны уздыру барышында зур эш башкарды, бу бөтен тармакны җитди модернизацияләргә ярдәм итте. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда шушы фикерне әйтте. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова да катнашты.

Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин үз нотыгында 2014 елда республика транспорт тармагы алдында торган бурычларга тукталды. Җәмәгать транспорты өлкәсендә ул автомобиль транспорты йөртүчеләрне комплекслы әзерләү системасын булдырырга һәм аларның рус телен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белелүләренә тест уздырырга тәкъдим итте. Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы базасында ресурсларның сертификацион үзәген булдыру тәкъдим ителә. Уку һәм квалификация арттыруга җәмәгать транспортының барлык персоналын да җибәрү тәкъдим ителә.

Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич беренче тапкыр “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Кунакларга «Роквул Волга», «Форд Соллерс Елабуга» һәм төзелә торган "Тракья Гласс Рус" заводларын күрсәттеләр. Михаил Бабичка “Форд Соллерс”та агымдагы елның икенче яртысында яңа буын "Ford Transit" ны җыярга планлаштырулары турында сөйләделәр.

Аннары МИЗ административ-эш үзәгендә “Алабуга”ны тәкъдим иттеләр. “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, дөньяви брендларның ни өчен махсус икътисади зонаны сайлаулары турында сөйләде. Биредә салым ташламалары һәм әзер инфраструктура, экономияләү мөмкинлеге бар.

Хәзер МИЗнда 41 предприятие-резидент теркәлгән, 2020 елга аларның саны 120 булачак. Теркәлгән резидентларның планлаштырылган инвестицияләр күләме 109 млрд. сум тәшкил итә, аның 58 млрд сумы инвестицияләнгән. Бүген биредә 9 предприятие эшли, берничә резидент быел эшли башлый.

“Алабуга” МИЗ, Кытайның берничә дистә ел эшләгән икътисади зоналары белән беррәттән, Топ-40 ка кергән”, - диде Тимур Шаһивәлиев.

Владимир Путин дәүләт бүләкләре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны, Казан мэры Илсур Метшинны һәм кайбер ТР министрларын 2013 елда Универсиадагы әзерләнгәндә һәм аны уздырганда зур өлеш кертүе өчен бүләкләде. Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин II дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнед. Котлыйбыз! 

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
«Fitch Ratings» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының инвестицион рейтингын BBB дәрәҗәсендә раслады ("Стабиль" фараз). «Fitch Ratings» агенлыгы нәтиҗәләре буенча бу республика икътисадының яхшы диверсификацияле, бюджет үтәлешенең көчле күрсәткечләрен, бюджет белән консерватив идарә итү, көчле ликвидностьле булуын чагылдыра. Шул ук вакытта республика икътисады диверсифицияле салым базасын тәэмин итүче көчле сәнәгать секторына нигезләнгән, шуңа да бюджет беренче чиратта үзенең ресурсларына ышана.  

2013 ел йомгаклары буенча Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында производство үсеше 1,7% тәшкил итә. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында хәбәр ителде.Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге утрышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.


2013 елда нефть-газ химиясе комплексының эш йомгаклары турындагы нотык белән «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия 2013 елны инвестицияләр һәм сәнәгать җитештерүе стагнациясе белән тәмамлады. Татарстан да икътисадый үсеш кимүгә тап булды. 2013 ел йомгаклары буенча Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында производство үсеше 1,7% тәшкил итә. Резина әйберләре һәм нефть продуктлары җитештерү кимегән. Шул ук вакытта нефть химиясе продуктлары, пластмасса әйберләр җитештерү һәм нефть чыгару арткан. Үткән ел Татарстан Республикасында 32,8 млн тонна нефть чыгарылган.

Бүген ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 2013 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе күләмен 500 мең сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыкты. Президент исә министрның премиянең күләмен арттыру тәкъдимен хуплады.

Билгеле булганча, бүгенге көндә әлеге премия күләме 300 мең сум тәшкил итә. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәр ел саен, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.


Бүген ТР Мәдәният министрлыгының 2013 ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елда мәдәниятнең тармак буларак уңышлы эшләвен билгеләп үтте.

“Мәдәният һәм сәнгать безнең тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм арттыру юнәлешендәге эшчәнлегебезнең дәрәҗәсен күрсәтә. Икътисади һәм рухи үсеш өлкәсендәге проблемалар арта барган чорда, бүгенге җәмгыятьтә мәдәниятнең әһәмияте аеруча арта. Монда мәдәният сүзенә зур мәгънә салырга кирәк: кешеләр арасында мөнәсәбәтләр культурасы, хокук һәм сәясәт өлкәсендәгесен дә карарга кирәк. Без мәдәниятне җәмгыятьнең цивилизациягә корылган нигезе, әхлакый кыйммәтләр җыелмасы, милли үзаң нигезе буларак кабул итәргә тиеш”, - дип, агымдагы елның Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. Бу елның әлеге тармакта эшләүчеләр алдында мөһим бурычлар куюын билдерде. Татарстан Республикасының 2014-2020 елларга исәпләнгән мәдәниятне үстерү буенча Дәүләт программасын кабул итүләрен җиткерде.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 23-24 гыйнварда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм шәһәрләренең финанс-бюджет палаталары җитәкчеләре белән очрашулар узды. Әлеге киңәшмәләрдә 2013 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2014 елның гыйнвар аенда көтелүче үтәлеше тикшерелде.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов сум курсының чайкалуында проблема һәм төпле нигез күрми, чөнки РФ түләү балансының агымлагы операцияләрендә сальдо тотрыклы уңай. Шулай дип ул "Эхо Москвы" радиостанциясе эфирында белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International