РФ Хөкүмәте Россия компания хуҗаларына түгел, ә компанияләрнең үзенә ярдәм итәргә уйлый, дип белдерде Россия финанслар министры Антон Силуанов.
Халыкара Валюта фонды Россиягә Украинадагы структур реформа программасын эшләп чыгаруда катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов. Әлеге программаны тормышка ашыру Халыкара Валюта Фондыннан Украинага кредит бирү өчен шарт булып торачак.
Силуанов хәбәр иткәнчә, Россия әлегә реформа программаларын эшләп чыгаруда катнашмый.
РФ салым резидентлары туры яки кыек юл белән чит ил компанияләренә ия булган яки аларның 10% артыграк өлешенә ия булган очракта бу турыда хәбәр итәргә тиеш, дип белдерде РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.