Халыкара Валюта фонды Россиягә Украинадагы структур реформа программасын эшләп чыгаруда катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов. Әлеге программаны тормышка ашыру Халыкара Валюта Фондыннан Украинага кредит бирү өчен шарт булып торачак.
Силуанов хәбәр иткәнчә, Россия әлегә реформа программаларын эшләп чыгаруда катнашмый.