Физик затларның милкенә салымга ташламалар әкеренләп бетереләчәк

2014 елның 18 марты, сишәмбе
РФ Финанслар министрлыгы әкеренләп, берничә ел дәвамында киметү юлы аша физик затларның милкенә салымга ташламаларны бетерергә тәкъдим итә. Әлеге тәкъдим 2015-2017 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләре проектында теркәләчәк, дип хәбәр итте Россия Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов, РСПП салым конференциясендә чыгышы вакытында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International