Бүген Казанда Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Халыкара икътисадый саммитын кысаларында Стратегик форум үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу катнаштылар.
Форум башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстанның инвестицион һәм икътисадый проектлары күргәзмәсен карады.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Kazansummit әһәмиятен билгеләп үтте. "Безнең республика бу көннәрдә Россия һәм ислам дөньясы үзара хезмәттәшлегенең төп икътисадый мәйданчыгына әверелде, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Kazansummit форумында 40 илдән һәм РФнең 16 төбәгеннән 600гә якын вәкил катнаша".
РФ Финанс министры Антон Силуанов салым салуның гадиләштерергән системасы буенча керемнәрне җирле дәрәҗәгә тапшырган очракта төбәкләр бюджетлары өчен куркыныч яный дип саный.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов кече һәм урта касебчелеккә Милли Байлык фонды хисабына кредит бирүне куркынычлы дип саный.
"Шулай да Милли байлык фонды акчалары ышанычлы активларга гына урныштырылырга тиеш, алар керемне һәм саклыкны тәэмин итә. Дөрес, кече һәм урта касебчелеккә кредитлар - алар югары рискка ия", - диде ул пәнҗешәмбе көнне узган РФ Хакимияте утырышында чыгыш ясап.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 халыкара икътисадый форумы кысаларында Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Төркиянең Югары Милли мәҗлесе депутаты, Төркия Республикасының ПАСЕдагы вәкиле Мәүлет Чавушоглу җитәкли. Делегация составына шулай ук Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгәр Азим Туна, Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре кергән иде.
Татарстан Президенты Төркия белән Татарстан арасындагы сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларның шактый дәрәҗәдә үсешен канәгатьлек белән белдерде. Татарстанда эре Төркия компанияләре актив эшли, һәр ел яңа төрек инвесторлары өстәлеп тора.