ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2014 елга һәм 2015, 2016 елдагы план чорына бюджет сәясәте нигезенә ил үсешенең стратегик максатлары алынды. Алар 2012 елның 7 маенда Россия Федерациясе Президенты Боерыкларында, 2020 елга хәтле Россия Федерациясенең озак вакытка социаль-икътисади үсеше Концепциясендә, 2018 елга хәтле Россия Федерациясе Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре, шулай ук 2014-2016 елларда бюджет сәясәте турында Россия Федерациясе Президентының Бюджет Юлламасының төп нигезләмәсе.

17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике яклы очрашуда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада нәтиҗәләрен йомгакладылар. Очрашу Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.

Очрашуны ачып, Дмитрий Медведев, Универсиада уңышлы узды, дип белдерде. “Минемчә, барысы да бик яхшы килеп чыкты. Ышанам, Универсиаданың соңгы көне дә безнең җыелма команда, һәм гомумән Универсиадада катнашучыларның барысы өчен дә уңышлы булыр”,- диде РФ Хөкүмәте башлыгы.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Казанда Россия Федерациясенең энергетика министры урынбасары Андрей Черезов белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Краснодар төбәге Хөкүмәте әгъзалары, Россиядәге “Сетевая компания”ләрнең вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстанның Универсиаданы энергия белән тәэмин итү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Катнашучыларның фикеренчә, бу тупланган тәҗрибәне 2014 елда Сочида булачак Олимпия Уеннарында файдаланырга кирәк.
Татарстан Республикасының финанслар министрлыгында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның 2013 елның 7 маенда кул куйган Карарларын үтәү максатыннан хезмәт хакы өчен түләү системасын реформалау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасының тармаклы министрлык һәм ведомство җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

РФ Финанслар министры Антон Силуанов Милли байлык фонды акчасына финансланучы инвестицион проектларның санын арттыру лөгатькә туры килми дип фикер йөртә.

"Әгәр дә без хәзер милли байлык акчаларын күп санлы проектлар буенча "сылап" чыксак, бу нәтиҗәсез булачак", - дип белдерде ул журналистларга. Шул ук вакытта хәзерге вакытта гамәлдә булган инвестпроектлар исемлеген тормышка ашыруга игътибарны юнәлтергә кирәк, дип ассызыклады.

Социаль юнәлешле коммерияле булмаган оешмаларга ярдәм йөзеннән Россия Хөкүмәте агымдагы елда 49 төбәккә 630 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирә, диелгән Министрлар кабинетының рәсми кәгазьләренде. Әлеге акча социаль юнәлешле коммерияле булмаган оешмаларга ярдәм итәр өчен региональ программаларны финанслашуга федераль бюджеттан субсидия.

Резерв валютасы булган илләр саны кимүе алдан ук беленеп торырга тиеш. Бу фикерне РФ финанс министры Антон Силуанов Внешэкономбанк оештырган "Озак вакытка инвестиция - тотрыклы үсеш нигезе" халыкара конференциясе куклуалларында белдерде. Аның сүзләре буенча, әлеге мәсьәлә агымдагы атнада Мәскәүдә узачак финанс министрлыры һәм G20 илләренең үзәк банклары җитәкчеләре белән узачак очрашуда тикшереләчәк.


16
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән “Газпром” ААҖ Директорлар советы рәисе, Россия Президентының "Газ экспортлаучы илләр форумы" белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Виктор Зубков килде. "Казан" халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов, "Газпром Трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды.

Виктор Зубков Казанда җәйге Универсиада 2013 кысаларындагы спорт ярышларын караячак һәм Бөтендөнья җәйге спорт студент Уеннарының ябылу тантанасында катнашачак дип планлаштырыла.

Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән “Газпром” ААҖ Директорлар советы рәисе, Россия Президентының "Газ экспортлаучы илләр форумы" белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Виктор Зубков килде. "Казан" халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов, "Газпром Трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды.

Виктор Зубков Казанда җәйге Универсиада 2013 кысаларындагы спорт ярышларын караячак һәм Бөтендөнья җәйге спорт студент Уеннарының ябылу тантанасында катнашачак дип планлаштырыла.



15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
РФ Хөкүмәте 7дән 29 хезмәткәре булган IT-компанияләр өчен иминият кертемнәре ставкаларын киметү турында фикер йөртүне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International