РФ Финанслар министры Антон Силуанов Хөкүмәт әгъзаларына агымдаге ел уртасына үз исәп-хисап счетларында гомуми күләме 297 млрд. сумга җиткән үзләре астындагы ведомство структураларын тәртипкә китерү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ведомство астында челтәре булганнарга әлеге челтәрдә тәртип урнаштырырга кирәк: ни өчен акча тотылмый кала, сезнең кул астында булган бюджет оешмалары тарафыннан күрсәтелүче хезмәт үз вакытында һәм тигез итеп күрсәтеләме", - диде Силуанов, РФ Хөкүмәте утырышында чыгыш вакытында.
2014 нче елга, федераль акчаларны исәпкә алмыйча, ТР консолидацияләнгән бюджетының керемнәре 158,4 млрд.сум күләмендә фаразланыла, 2015 нче елга - 166,6 млрд. сум, 2016 нче елга – 175,1 млрд. сум. 2014 нче елга республика бюджеты керемнәре күләме - 127,3 млрд. сум дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында үткән ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Утырышта өч мәсьәлә каралды - Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015-2016 еллар планлы чорына социаль-икътисади үсешенең төп фаразлау параметрлары, 2015 – 2016 нчы еллар планлы чорына ТР консолидацияләнгән бюджетының фаразлары, ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2014 елга һәм 2015-2016 еллар планлы чорына бюджетының проекты.
Утырышны ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.