Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
“Татнефть” 70 еллыгын социаль объектлар төзелеше белән билгеләп үтте
2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, комплекслы программа кысаларында “Татнефть” ААҖ эшчәнлек алып барган төбәкләрдә 1,2 млрд.сумнан артык акча социаль объектлар төзелешенә, капиталь ремонтына һәм аларны реконструкцияләүгә юнәлдерелгән. Мондый мәгълүмат бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы брифингта яңгырады, анда компания генераль директорының кадрлар һәм компаниянең социаль үсеше буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм генераль директорның капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков катнашты.
Әлеге программа бер ел элек ТР Президенты Указы белән расланды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә оештыру комитеты булдырылды. Аның составына ТР Премьер-министры, ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Татнефть” ААҖ генераль директоры керде.
Татарстан нефте тарихының беренче битләре ил өчен катлаулы вакытта – Бөек Ватан сугышы елларында язылган, дип хәбәр итте Рөстәм Мөхәммәдиев.
Ел саен “Татнефть” ААҖ хастаханәләрнең, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, спорт сарайларының, юл чишелешләренең, автопарковкаларның һәм башка социаль объектларның реконструкцияләнүен һәм төзелешен җитәкли. Һәм компания Татарстан нефтенең 70 еллыгында нефтьчеләрнең, төбәк халкының яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән бик эш башкарды, дип билгеләп үтте Рөстәм Мөхәммәдиев.
Лениногорскида Шашин урамында 140 урынлы балалар бакчасы ачылган. Шулай ук бу көнне Яңа Шөгер авылында балалар бакчасына һәм Лениногорскида 2 нче номерлы мәктәп бинасы нигезенә таш салынган. Шулай ук шәһәрдә “Теннис Холл” ачылган, аның төзелешенә нефтьчеләр 88,5 млн.сум акча керткән. Танылган тренер Шамил Тарпищев фикеренчә, монда булдырылган шартлар заманча Европа таләпләренә җавап бирә.
Төбәк мәктәпләре дә бүләк алдылар. “Татнефть” генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов инициативасы буенча, укучыларга 70 млн.сумлык спорт җиһазлары һәм форма бүләк ителгән. Моннан тыш, Баулы, Алабуга, Зәй һәм Чирмешән боз сарайларына яшь хоккейчылар өчен уңайлы яңа автобуслар тапшырылды.
Быел 60 еллыгын билгеләп үткән Әлмәткә аерым игътибар бирелгән. Буа шарлавыгының җиденче чиратын ачу төп бүләкләрнең берсе булган. Ул соңгы 10 ел эчендә төзелгән. “Татнефть” инвестицияләре 400 млн.сумнан артып киткән. Бүген буалар - шәһәр халкының яраткан ял урыны. “Сезне дә безнең Баден-Баден буйлап йөрергә һәм әлеге су-архитектура ансамбленең матурлыгын бәяләргә чакырабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Мөхәммәдиев журналистларга.
Медицина өлкәсендә Әлмәт өчен бик күп эш башкарылган. Районның үзәк хастаханәсендә инфекцион авырулар бүлеге ачылган. Шулай ук “Татнефть” психоневрология һәм туберкулезга каршы диспансерларга капиталь ремонт ясауны финанслаган һәм Республика онкодиспансеры филиалын зурайтуга өстәмә 82 млн.сум юнәлдергән. Лениногорскида район Үзәк хастаханәсенең гинекология бүлеге һәм балалар табу йорты, Бөгелмәдә район Үзәк хастаханәсе бинасы ремонтланган.
Әлмәттә “Яшьлек” микрорайонында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачылган. “Татнефть” аның төзелешенә 730 млн.сум юнәлдергән.
Брифингта катнашучылар социаль юнәлештәге чаралар, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге вакыйгалар турында сөйләделәр.
Юбилейга багышланган төп тантаналар 31 нче августта Әлмәттә уздылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
декабрь, 2025 ел
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын озайтуны раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «өч йолдыз» категориясеннән түбән булмаган, 50 номерлы яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы канунга кул куйды.
9
декабрь, 2025 ел
9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.
8
декабрь, 2025 ел
2025 елның 1 декабрендә физик затларның милек салымнарын түләү срогы килеп җитте
Салым вакытында түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
6
декабрь, 2025 ел
Татарстан Финанс министрлыгы командасы волейбол ярышларында катнашты
Бүген «Буревестник» спорт комплексында Татарстан дәүләт хезмәткәрләре арасында волейбол командалары ярышлары узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз