Илдар Халиков “РЖД” ААҖ нең тимер юл вокзаллары башлыкларының Координацион Советы утырышында катнашты

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “РЖД” ААҖнең тимер юл вокзаллары башлыкларының Координацион Советы утырышында катнашты.

Утырышны “РЖД” ААҖнең Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Сергей Абрамов ачты. Утырышта катнашучыларны сәламләп, ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тимер юлчылар уздырган чараларда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чиратында “РЖД” ААҖ нең тимер юл вокзаллары башлыкларының Координацион Советында катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренчә, Казанда җәйге Универсиадага әзерлек чорында һәм аны уздырганда бик зур күләмдә эшләр башкарылган, күп проектлар, шул исәптән тимер юл транспорты өлкәсендә, гамәлгә кертелгән. “Үзәк һәм шәһәр яны вокзалларын файдалануга тапшыру, “Казан-2” траспорт-күчеп утыру узелы, аэроэкспресс җибәрү- безнең өчен мөһим проектлардан санала”.
“Россия тимер юллары белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк”,- диде Илдар Халиков.

Татарстан Премьер-министры Координацион Советта катнашучыларга бу чараның уңышлы узуын теләде һәм Татарстанның меңьеллык башкаласы Казан белән танышырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International