ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2013 ел
җомга

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы физик затлар табышына салымнан (ФЗТС) кергән  кеременең бер өлешен муниципаль дәрәҗәдән региональ дәрәҗәгә бирергә тәкъдим итә, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.

"Без ФЗТС кеременең бер өлешен җирле дәрәҗәдән субъект дәрәҗәсенә бирү җурында әйтәбез без", - диде А.Силуанов.

Бүгенге көндә региналь бюджетлар әлеге салымның 60% үзләрендә туплый, ә җирле бюджетлар исә 40%. А.Силуанов сүзләренчә, әлеге саннарны 70% һәм 30% дип үзгәртергә мөмкин.  


13
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2030 елга хәтле бюджет стратегиясен өч ай эчендә эшләп бетерергә кирәк дип белдерде бүген Россия президенты Владимир Путин. Шул ук вакытта социаль-икътисадый үсешнең озак вакытка фаразына да үзгәртүләр кертү дә кирәклеген ассызыклады ул.

РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап федераль бюджетның балансына кагылышлы кыенлыклар чыгуын көтә икән, дип белдерде Президентның Бюджет Юлламасы турында фикер алышу вакытында РФ Финанслар министры Антон Силуанов. Моңа бәйле буларак Финанслар министрлыгы бүгеннән үк бюджетны беренче чиратта булмаган чыгымнардан "чистартырга" кирәк дип уйлый.
Россия быел G20 рәислеге кысаларында  халык өчен финанс хезмәте белән куллану мөмкинлеген арттыру , шулай ук  әлеге хезмәт белән кулланучыларның хокукларын яклау һәм халыкның финанс белемен өстәү буенча системалы якын килергә тәкъдим итә, дип хәбәр итте министр урынбасары Сергей Сторчак, пәнҗешәмбе көнне конференциядә чыгыш вакытында. 
Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак  Финанс базары торышы начараюрга нигезле сәбәпләр күрми, шул ук вакытта  2008 ел кризисы алдыннан булганча базарда белгечләр өчен сизелми торган үзгәрешләр булу мөмкинлеген кире какмый. 
Финанслар Министрлыгы РФ Премьер-министры Дмитрий Метведевтан 2018 елда футбол буенча Дөнья Чемпионатына әзерләнүгә чыгымнарны закон нигезендә чикләүне сорый.
Милли байлык фонды акчалары якын елларда Россия Пенсия фонды кытлыгын капларга тотылырга планлаштырылмый, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
Финанслар министрлыгы Миллии байлык фонды акчаларын Үзәк Банк идарәсендә калдырыга тәкъдим итә.

11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы күчемсез милеккә салым кертү эре шәһәрләрдә, беренче чиратта Мәскәү һәм башка миллион кешеле шәһәрләрде фатир бәяләре кимүенә китерер дип көтә. Бу дурыда "Прайм" агентлыгына министрлык җитәкчесе урынбасары Леонид Горнин хәбәр итте.
Универсиада өйрәнүләре һәм Уеннар барган вакытта Казанда аерым сәгатьләрдә өлешчә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча полиция башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.

Искә төшерәбез, Казанда “Универсиаданың 4 көне” исемендә өйрәнүләр башланды. Беренче өйрәнүләр 8 июньдә узды, анда программа буенча 12 июльнең уен көне каралды.

22 нче июнь – Уеннар ачылышы тантанасына репетиция ясау көнендә, спортчыларны Универсиада авылыннан “Казан-Арена” стадионына китергәндә һәм кире илтеп куйганда, кичке якта Мәүлетов, Парин, Җиңү Проспекты, Ямашев урамнары буенча хәрәкәтнең вакытлыча чикләнелүе көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International