ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм “Алабуга” МИЗ янындагы тимер юл инфрастуктурасының тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. “Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ базасында узган киңәшмәдә шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин да катнашты.

Киңәшмә барышында Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының тимер юл инфрастуктурасының үткәрүчәнлек сәләтен арттыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, киләчәктә проектта катнашучыларның уртак гамәлләре һәм мөмкин булган хезмәттәшлек схемалары каралды. Киңәшмәдә катнашучылар 2020 елга кадәр Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм “Алабуга” МИЗ сәнәгать предприятиеләренең үсеш перспективалары, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм Куйбышев тимер юлының йөкләр җибәрүчеләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

G20 темалары бик күбәйде, Халыкара валюта фондында капиталны үстерү һәм өлешләрне яңадан бүлү турында сеул килешү ашырылмый, ләкин "егермелек" милли бюджет акчасы хисабына эре банкларны коткару проблемасын хәл итте. РФ финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак фикеренчә, G20 тә Россия рәислегенең беренче нәтиҗәләре шундый.

8
июнь, 2013 ел
шимбә

Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов Сабантуй бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. 

"Кадерле татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Татарлар һәм күпмилләтле республика халкы өчен бу иң көтеп алынган күркәм һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килеп, Сабантуй үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды.

Бу бәйрәмдә тынычлык, игелек һәм үзара хөрмәт идеаллары да чагылыш таба. Сабантуй мәйданы дуслар очрашу урынына әверелеп, үзенә кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле көрәш һәм мавыктыргыч милли уеннар белән җәлеп итә.

Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Татарстанның үсешенә һәм дөньяда танылуына сәнәгать өлкәсе хезмәтчәннәренең, галимнәрнең һәм зыялыларыбызның казанышлары, спортчыларыбызның уңышлары да ярдәм итә.

Россия Президенты Владимир Путин "2013 елга һәм 2014-2015 елдагы план чорына Федераль бюджет" турында законга үзгәрешләр кертү турында Федераль законга" кул куйды. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.
Федераль Закон 2013 елның 24 маенда Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм 2013 елның 29 маенда Федерация Советы тарафыннан хупланды.

7
июнь, 2013 ел
җомга

Татарстан җитәкчелеге Мәскәү һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистральләре салу белән бик кызыксына һәм "РЖД" ААҖгә проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "РЖД" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов югары тизлекле магистральләрне үстерү проектының мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, мондый тимер юллар салу бөтен илебез икътисады үсешенә ярдәм итәчәк, халыкның мобильлеген арттырачак, автомобиль трассаларына йөкләнешне киметәчәк.

2014 елга һәм 2015, 2016 елдагы план чорына салым сәясәтенең төп юнәлешләре киләсе финанс елына һәм ике еллык план чорына федераль бюджет проектын төзү өчен әзерләнде.


6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2013 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы күләмендә әһәимяткә ия инвесторлар белән киңәшмә узды.

РФ Финанслар министрыгы Россия, Казахстан, Белоруссия бердәм икътисади кыр барлыкка китерү кысаларында РФ иминиятләштерү базарында эшчәнлек шартларын модернизацияләү буенча тәкъдимнәр өстендә эшли, дип хәбәр итте финанс сәясәте департаменты җитәкчесе урынбасары Вера Балакирева.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар. Кунаклар резидент-компанияләрнең заводлары төзелеше белән таныштылар.

Сәфәрнең беренче тукталышы "Алабуга волокно" заводы булды, анда углерод җепселләре җитештереләчәк. Хәзерге вакытта цехта җиһазларны монтажлау эше алып барыла - Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Савельевка куелган пичләрне күрсәттеләр, аларда җепселләр "кыздырылачаклар".  Предприятие җитәкчеләре Татарстан Президентына җитештерүне өзлексез, стабиль электр белән тәэмин ителүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. "Алабуга" МИЗ гендиректоры Тимур Шаһивәлиев ел ахырында "Елабуга 500" подстанциясен гамәлгә керткәннән соң, заводны өзлексез электр белән тәэмин итүне гарантиялиләр, дип хәбәр итте.

Россия Федерациясе Хөкүмәте банк кертемнәрен иминиятләштерү күләмен 700 мең сумнан 1 млн. сумга хәтле арттырды, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов.
Министр съзлщре буенча, иминият кайтару күләмен арттыру, беренчедән, иминиятләштерү суммасының инфляция сәбәпле бәясе кимү белән бәйле. Шулай ук дәүләт тарафыннан халыкның банкларга кертемнәр ясауга ышаныч арттыру теләге дә.
Антон Силуанов белдергәнчә, Хөкүмәт тарафыннан хупланган закон проекты кертемнәр һәм кредитлар буенча процент ставкаларын да киметәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International