2014-2016 елларга озайтылган иминиятләштерү кертемнәре ставкаларының 30% күләмендә булуы 2016 елдан соң да шул ук күләмдә калачак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов Германиядә узган Россяинең икътисади ёщм финанс форумында.
2012 елда мщьбъри иминиятләштерү кертемнәре 34проценттан 30га хәтле киметелгән иде. Бу чара вакытлыча гына,ике елга гына кабул ителгән иде. Бу вакыт эчендә Хөкүмәт халыкның пенсия хокукларын исәпләү формуласын билгеләп РФ пенсия реформасы концепциясен кабул итәргә тиеш иде.
Россиянең Федераль Салым Хезмәте туган кыенлыкларгы карамастан, агымдагы елда өстәмә бәягә салымны җыю буенча фаразны үтиячәк, дип хәбәр итте Финанс министрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов.
"Салым хезмәте злеге күрсәткеч барлык параметрлар буенча үтәлү өчен кирәк булган чараларны башкара, һәм өстәмә бәягә салым буенча федераль бюджетка кремнәр ел ахырынача тиешле күләмдә җыелачак", - диде Силуанов әфәнде.
Инфляциянең кискен күтәрелүеннән куркып РФ Финанслар министрлыгы сан ягыннан йомшатуга каршы чыга, дип хәбәр итте министрлык җитәкчесе Антон Силуанов.
Монетар сәясәтнең гадәти булмаган чаралары, яки сан ягыннан йомшату процент ставкаларын гадәти җайга салу практикасыннан аерылып, үзәк банк тарафыннан финанс активларны сатып алуны аңлата.