Тагын бер айдан Алматаның Үзәк паркында татарларның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәм чараларында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашачак. Бу хакта бүген Кремльдә Татарстан Президентының Алмата шәһәре хәкиме Әхмәтҗан Есимов белән очрашуы вакытында да сүз булды.
Алмата делегациясенең Татарстанга эш сәфәренең төп максаты – Казанның Универсиадага әзерлек буенча тупланган тәҗрибәсе белән якыннан танышу. Билгеле булганча, Казахстанның әлеге эре шәһәре 2017 елда кышкы Универсиаданы кабул итәргә җыена. “Кышкы Универсиаданың масштаблары мондагы кадәр үк булмаячак, билгеле. Шулай да Казанда җәйге Универсиадага әзерләнү буенча тупланган тәҗрибәне өйрәнү безнең өчен бик мөһим. Халыкара студентлар спорты уеннарына әзерлек, аны уздыру, объектларны әзерләү, иминлек һ.б. мәсьәләләр буенча коллегаларыбыздан тулы мәгълүмат алып, үзебез өчен нәтиҗәләр ясадык”, - ди Әхмәтҗан Есимов.
РФ Финанслар министрлыгы агымдагы елда да, шулай ук 2014-2015 елларга да федераль бюджетның чыгымнарын арттыру өчен өстәмә мөмкинлекләр күрми, дип белдерде РФ финансла министры Антон Силуанов, Дәүләт Думасында чәршәмбе көнне чыгыш ясау вакытында.
Агымдагы елның бюджетына кертелүче үзгәрешләр икенче төрле бүлеп бирүне генә күздә тотканын искәртте ул. "Без алдагы еллардагы сыман чыгымнарны арттырмыйбыз", - диде ул, шул ук вакытта бу Россия икътисадында күзәтелүче рисклар белән бәйле икәнен дә искәртте.
Россия Федерациясендә 2013 елның 1 июненнән нефтькә экспорт пошлинасы бәясе 19 долларга кимиячәк - шулай итеп ул тонна өчен 359,4 доллар тәшкил итәчәк. Бу турыда Финанслар министрлыгы исәп-хисапларына нигезләнеп "Интерфакс-АФИ" ясаган хисаплар сөйли.
Бүгенге көндә нефтькә экспорт пошлинасы бәясе тоннасы өчен 378,4 доллар тәшкил итә.