1 июньнән РФда нефтькә экспорт пошлинасы 19 долларга кими

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясендә 2013 елның 1 июненнән нефтькә экспорт пошлинасы бәясе 19 долларга кимиячәк - шулай итеп ул тонна өчен 359,4 доллар тәшкил итәчәк. Бу турыда Финанслар министрлыгы исәп-хисапларына нигезләнеп "Интерфакс-АФИ" ясаган хисаплар сөйли.

Бүгенге көндә нефтькә экспорт пошлинасы бәясе тоннасы өчен 378,4 доллар тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International