ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов республика Премьер-министры Илдар Халиков озатуында ИТ-паркта булды.
Казанга Волгоград өлкәсе делегациясе составында губернатор администрациясе җитәкчесе Максим Решетов, губернатор киңәшчеләре Сергей Захарченко һәм Мөнирә Шабанова, Волгоград өлкәсе матбугат һәм мәгълүмат министры Ольга Дьякова, икътисад, тышкы икътисади элемтәләр һәм инвестицияләр министры Эльвира Лагутина, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Андрей Путин һәм дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева килде.
Кунакларны ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасарлары Анатолий Геллер һәм Әнисә Гайнуллина, “ИТ-парк” технопаркының югары технологияләр буенча директоры Динар Насыйров каршы алды.
Динар Насыйров кунакларга ИТ-парк һәм республикадагы мәктәп эскәмиясеннән ИТ-белгечләр әзерләүче уникаль экосистема турында сөйләде. Шулай ук КФУ базасында ачылган ИТИС Югары мәктәбе турында да белдерде.
ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина кунакларга электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләде.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Яңа ел каникулларыннан соң ук Әлмәт шәһәрендә язгы ташкын вакытында хәвеф-хатәр күрүчеләр федераль бюджеттан озак көтелгән ярдәм ала башлады. Бу турыда икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов белдерде, дип хәбәр итте Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте.
РФ Финанс министрлыгы бәяләвенчә, 2012 елның 15 декабреннән 2013 елның 14 гыйнварына нефть бәясенә уртача бәя баррель өчен 110, 42944 доллар тәшкил итте. Шулай итеп, 2013 елның 1 февраленнән нефтькә пошлина  403,3 доллар/т. тәшкил итәчәк.
 Минфин февраль башында РФ евробондларын урнаштыруны оештыручыларны сайларга исәпли дип хәбәр итте Константин Вышковский.
Финанс Министрлыгы Себер газларына Файдалы табышларны табуга салымнан азат итү турындагы Икътисад министрлыгы фикерен хупламады.

14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Казан территориясендә 2012 елда  бюджетның төрле дәрәҗәләренә салымнарны җыю 25 процентка артып, 86 млрд. сум тщшкил итте. Шул ук вакытта федераль бюджетка салым кертемнәре өчтән бергә (29,6 млрд. сумга хәтле), республика бюджетына дүрттән бергә (47,4 млрд. сумга кадәр), муниципаль дәрәҗәгә 3 процентка (8,9 млрд. сумга кадәр) арткан.

Бу саннарны бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов җиткерде. 


11
гыйнвар, 2013 ел
җомга
 Россия Федерациясенең тышкы әҗәте, Россия Банкы бәяләвенчә,  2012 елда 15,4 процентка арткан һәм ул 2013 елның 1 гыйнварына 624 млрд. доллар тәшкил иткән.

10
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы финанлар миистрлыгында 2013 елда җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән видеоэлемтә системасында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «АЦК-Финансы» программасында бюджет росписен һәм сметалар ясауны тәмамлау, җирле бюджетларга керемнәрне җыю һәм планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән каплау мәсьәләләре тикшерелде.


9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
2012 елда Urals маркалы нефтькә бәя 110,52 доллар тәшкил итте

8
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Рөстәм Миңнеханов өч көнлек эшлекле сәфәре белән Малайзиядә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Мңнехановның эшлекле очрашуы Малайзиянең башкаласы Куала-Лумпур шәһәрендә башланды. Татарстан делегациясе составында фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасының инвестицияләр җәелдерү агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Дәүләт Советының салым һәм финанс комитеты рәисе Морад Гаделшин һәм Татарсанның югары уку йортларының ректорлары да бар.

Рөстәм Миңнеханов әлеге эшлекле визит кысаларында Малайзиянең Премьер-министры, бездәге Иннополиска охшаш ай-ти шәһәр Киберджая белән танышачак. Шулай ук Татарстан-Малайзия семинарында Татарстанның инвестицион үсешен күтәрүче проект тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International