Россия Федерациясе Хөкүмәте бүгенге утырышта "Финанс һәм иминият базары, Халыкара финанс үзәге үсеше" дәүләт программасын хуплады. Бу турыда журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов Министрлар кабинеты утырышы нәтиҗәләре турында сөйләгәндә хәбәр итте. Утырышта чыгыш ясап, ул дәүлт программасы проекты, РФ инвестицион климатны яхшыртуны күздә тоткан 2018 елга хәтле Хөкүмәт эшчәнлегенә туры китереп әзерләнүе турында искәртте.
Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендәге чираттан тыш XX сессиясендә шәһәрнең бюджет мәсьәләсе каралды.
Төгәлрәге, финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов аңлатканча, ТР Хөкүмәте быел Казан каласы бюджетына, XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уздырган вакытта гомумшәһәр чаралары (биредә чыгышлар күздә тотыла, димәк, мәдәният өлкәсенә кагыла) чыгымнарын томалау өчен, 33 млн. 750 мең сум күләмендә субсидия бирә. Бу исә 2013 елга һәм планлы 2014 һәм 2015 елларга кабул ителгән бюджетының быелга кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Шул рәвешле, быелга гомуми керемнәр 33 млн. 750 мең сумга артып, 15 млрд. 646 млн. 119,1 мең сум тәшкил итә, чыгымнар да керемнәр кебек суммада була, нәтиҗәдә, бюджет дефицитсызлыгын саклый.