ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Финанслар министры Антон Силуанов "Дима Яковлев Законы" турында, пенсия реформасы һәм мотоцикл йөртү турында сөйләде.
"Мәскәү хәбәрләре" газетасында "Тормыш дәрәҗәсен күтәрү җайланмасы" исемле мәкаләдә Л.В.Горин белән әңгәмә басылды. РФ финанслар министры урынбасары Леонид Горнин "Мәскәү хәбәрләренә" теге яки бу регионда тормыш дәрәҗәсенең нигә бәйле икәнен сөйләгән. 
19 декабрьдә Мәскәү өлкәсенең “Сколково” технопаркы территориясендә “Татнефть” ААҖ нең Фәнни-техник үзәген ачу турында Килешү имзалау тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельберг, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов катнашты.

Виктор Вексельберг Килешүне имзалау алдыннан бу фактны Сколково тарихында истәлекле вакыйга, дип атады. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйганың башы Идел буе буенча беренче җитди проектлар гамәлгә ашырган һәм белгечләре Себер нефть ятмаларын өйрәнгән “Татнефть” тарихы тамырына барып тоташа. Фәнни эшчәнлеген Бөгелмәдә һәм Әлмәттә нефть чыгару машиналары төзелеше өлкәсендә башлаган В.Вексельберг, Татарстан нефтьчеләре тәҗрибәсе һәм технология дәрәҗәсе югары халыкара стандартларга туры килә, ә бу нефть ятмаларын эшкәртүне югары дәрәҗәдә тоту мөмкинлеге бирә диде. Бу мәсьәләдә дә барысы да Россия киләчәге өчен югары дәрәҗәдә әһәмияткә ия, дип белдерде ул.

18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында  видеоэлемтә ярдәмендә гражданнарны кабул итүнең бердәм көне узды. Халык сорауларына ТР финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева җавап бирде.
Татарстан җитәкчеләре Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе республикабыз үсешенә керткән өлешен югары бәяли. Бу турыда Федераль казначылыкның 20-еллыгына багышланган тантаналы кичәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
 2013 елның 1 гыйнварыннан нефтькә экспорт пошлинасы 90 % кимеп - тонна өчен 395,6 доллар тәкил итәргә мөмкин. Быелның декабрендә ул тоннасы өчен 396,5 доллар дип бәяләнә. Бу турыда РФ Финанслар министрлыгының әйдәп баручы белгече Александр Сакович хәбәр итте.

16
декабрь, 2012 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә ТР Хөкүмәтендә Татарстан Республикасы Инвестицион советының беренче утырышы узды.
Татарстан Республикасында торак шартларын яхшыртуга чиратта 17769 Бөек Ватан сугышы ветераны тора. Аларның 16682-се инде кулларына белешмә алган, 15993-е торак хәлләрен яхшырткан. Бу турыда бүген Татарстан Республкиасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. 

15
декабрь, 2012 ел
шимбә
Бүген РФ финанслар министры Антон Силуанов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсе һәм Федераль казначылыкның ТР буенча Идарәсенең уртак коллегиясендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР бурычларын кичектерү турында федераль дәрәҗәдә карар кабул ителүен белдерде.
Министр сүзләренә караганда, 2012 ел нәтиҗәләре буенча ТР белән муниципаль берәмлекләрнең бурычы 116,3 млрд. сум, ә ТР Дәүләт бурычы 85,2 млрд. сум тәшкил итә. Бурыч структурасында төп өлешне, ягъни 77 процентны кредит тәшкил итсә, ә 23 процентын - дәүләт гарантияләре.

Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәте һәм Федераль казначылык Татарстан рес­публикасы идарәләре бергәләп оештырган еллык коллегиядә Россия финанс министры Антон Силуанов төп кунак булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International