АКШ финанс министрлыгы үзенең American International Group Inc. гади акцияләр пакетының зур өлешен базарда сатуны башлый һәм сату ярдәмендә $18 млрд. доллар алырга исәпли, диелә финанс министрлыгы пресс-релизында.
AIG үзе исә акцияләрне урнаштыргач $5 млрд лык акцияләрне сатып алырга әзерлеген белдерде.
Греция финанс министры өчлек инспекторларына илнең алдагы ике елда дәүләт чыгымнарын тагын 11,5 млрд. еврога киметү планын күрсәтте. Әлеге программасыз греклар Европадан бүтән ярдәм ала алмыячак һәм банкротка сыгачак.
Документ Греция өчен тагы да катырак саклы булуны аңлата. Дәүләт секторында тагын хезмәт хакы һәм пенсяиләр кими. Әкеренләп 40 мең дәүләт хезмәткәре кыскартылачак.
Дәүләт Думасының бюджет һәм салым буенча комитеты җомга көнне узган утырышында авыл хуҗалыгы өлкәсендә табышка салым һәм башка салымнарда ташламалар буенча вакыты чикле булмаган нульле ставка турында закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Документны Бердәм Россия партия депутатлары Россиянең ВТОга керү нәтиҗәсен аграр-сәнагать комплексы өчен йомшатруга юнәлдерелгән закон проектлары белән беррәттән кертте.
Закон проектынына икенче укылышка кертелеүче үзгәртмәләр авыл хуҗалыгы өчен табышка салым буенча нульле ставка урнашачак. Комитет утырышында Финанс министрлыгы вәкилләре бу үзгәрешене хуплады.
Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Сезне чын күңелдән финансист көне белән котлыйм!
Финанслар белән бәйле эш беркайчан да җиңел булмаган. Бер яктан акчаларны җыю, туплау авыр булса, икенче яктан аларны җәмгыять өчен файдалы итеп тоту тагы да мөһимрәк. Бу таләпләрне тормышка ашыру безнең профессия кешеләренең төгәл, кешелекле, намуслы һәм гадел булуын сорый.
Финанс системасы югары сыйфатлы дәрәҗәгә ирешеп бара. Салым һәм бюджетка бәйле законнар системасы камилләшә, яңа, заманча информацион технологияләр кертелә. Финанс системасын реформалауга төпле һәм үлчәнгән алымнар куллану нәтиҗәсе бу.
Финансистлар исә үзгәрешләр, яңартуларга әзер, югары профессиональ, үз эшләре өчен җаваплы һәм илебез, республикабыз җитәкчелеге куйган мәсьәләләрнең мөһимлеген яңлап эшли.
Акча ресурсларын дөрес планлаштыру һәм бүлү, акчаның нңтиҗәлелекле тотылуын тәэмин итү, керем чыганакларының үсеше һәм башка мәсьәләләрне финансист җаваплы һәм җиренә җиткереп эшләргә тиеш. Татарстан Республикасы финанс министрлыгы үз тәҗрибәсенә, хезмәткәрләненең профессиональлегенә таянып, киләчәктә дә бу мәсьәләләрне хәл итеп киләчәгенә ышанам.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, илебез һәм республикабыз өчен тырышып хезмәт итүегезне телим!
Россия Федерациясе Финанс министрлыгында парламентның федераль бюджетка үзгәртүләр кертүне чикли торган закон проектын әзерли. Әлегә хәтле Дәүләт Думасы депутатлары бюджетның өлешләрен - бүлек һәм бүлечәләрен раслый һәм кире кага. Инициатива исә, тулысынча бюджет белән килешү яки килешмәүне күзаллый.
Министрлыктагы чыганак билгеләгәнчә, депутатларның вәкаләтләрен бөтенләй чикләү турында сүз бармый.
"Парламент 10 млрд. сумнан артык булган проектларны расларга хаклы. Шулай ук федераль максатчан программаларны һәм федераль адреслы инвестицион программаларны депутатлар төзәтә алмау турында да бәхәсләр бара", - ди чыганак.
"