ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан парламенты комитетларында “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын карау дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында да әлеге документ буенча фикер алыштылар.

Депутатларны бюджет проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Ул башта бюджетның керем өлешенә тәэсир ясый торган факторлар турында сөйләп үтте. Әлеге факторларның федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә килеп чыгуын белдерде.


8
октябрь, 2011 ел
шимбә
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында торак төзелеше, шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча торакны гамәлгә кертү, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, 2011 елда гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Көн үзәгенә куелган мәсьәләләр буенча ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хисап тотты.
Киңәшмәнең башында ук Рөстәм Миңнеханов агымдагы елга билгеләнгән төп төзелеш эшләрен төгәлләргә вакыт җиткәнен искәртеп узды. Тулаем алганда, куелган план күрсәткечләре үтәлеп килсә дә, Яшел Үзән һәм Казан буенча төзелешкә акча җыю буенча берникадәр артта калу сизелә, моңа бәйле рәвештә, аларга шушы көннәрдә барлык төзелеш программалары буенча акча күчерү буенча бурычларны үтәргә кушылды. Президент үз чиратында аларның биргән вәгъдәләренә ышанычын белдерде.

6
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Дәүләт Советында 2012 елга һәм 2013-2014 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджет проекты өстендә эш башлана. Закон проектын Дәүләт Советына  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексында каралганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әзерләде һәм кертте.

Төп финанс документы буенча фикер алышу парламентның барлык комитетларында узачак, 13 октябрьдә киң җәмәгатьчелек катнашында парламент тыңлаулары узачак. 


5
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 5-6 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында җирле үзидарәләрнең финанс-бюджет палатасы вәкилләре белән киңәшмә уза. Очрашуда 2011 елның 9 аенда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2011 ел бюджетының көтелүче үтәлеше хакында сүз барды.

4
октябрь, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына “2012 елга һәм 2013, 2014 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын  кертте.

Россия Федерциясе Финанс министрлыгы сайтында 2012 елга һәм 2013, 2014 елдагы план чорына бюджет турында закон проекты урнаштырылган.

http://www.minfin.ru/ru/


1
октябрь, 2011 ел
шимбә

Өлкәннәр көнен билгеләп узу уңаеннан, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы 30 сентябрь көнне үз ветераннары өчен рәссам Константин Васильевның өй-музеена сәяхәт оештырды.


29
сентябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
РФ Финанс министрлыгы алга таба да макроикътисадый тотрынкылыкны тәэмин итәргә һәм бюджетның тормышка ашырырга җыена, диде РФ финанс министры вазыйфаларын башкаручы Антон Силуанов.
“Финанс министрлыгы сәясәте - макроикътисадый тотрынкылыкны тәэмин итәргә һәм бюджетның тормышка ашмау мөмкинлекләрен киметү, ә моны чыгымнарны арттырырмау һәм тиешле керем чыганаклары булмыйча кытлыкны арттырмау кирәк”, - диде ул.

28
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы "Татнефть" ААҖ һәм "Башнефть" ААҖнә 2012 елның 1 гыйнварыннан файдалы казылмаларны табуга салым буенча компнесация бирү мөмкинлеген белдерде. Бу турыда РФ Финанс министры урынбасары Сергей Шаталов белдерде.

Әлеге ике компания быелның октябрендә тормышка ашырыла башлаучы "60-66" пошлиналар системасы аркасында табыш күләмен югалта. Шуңа күрә, "Татнефть" Ромашкино чыганагында, ә "Башнефть" исә күкерте күп булган чыганакларды файдалы казылмаларны табуга салым буенча ташламаны куллана алачак. 


27
сентябрь, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы җитәкчелеге халыкны кабул итүнең бердәм көне кысаларында халыкны кабул итә. Халык сорауларында ТР Финанс министрлыгының кзначылык департаменты директоры урынбасары Әлфия Мингазова җавап бирә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International