Татарстан Республикасында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Түбән Камада Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова катнашында узды.
Оешмалар мөлкәтенә салым турында законның 3 һәм 5 статьяларына кертелгән үзгәрешләр ярдәмендә кайбер салым түләүчеләр өчен ташламалы салым ставкасын билгеләнде.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2022 елның гыйнварында баррель өчен $85,64 тәшкил иткән, бу 2021 елның гыйнварына караганда 1,6 югарырак ($54,41 баррель өчен).
«2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2021 елның 25 ноябрендәге 86-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законында кече һәм урта бизнеска ярдәм саклана. Моннан тыш, агымдагы елда муниципаль район территориясендә урнашкан сәнәгать паркы территориясендә урнашкан инфраструктура объектларыннан файдаланучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен кайбер салымнар буенча яңа ташламалар билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча республика программалары турында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс министрлары каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин алып барды.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы бурычны һәм салымнарның вакытында җыелмый калган өлешен кыскарту мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында чираттагы киңәшмә уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) вәкилләре катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Директорлар советы 2021 елда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм 2022 елның февраленә бюджетны раслады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукциясе җитештерүгә, әйләнешенә йөртүгә һәм аның сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында 2021 елда эшчәнлек йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар буенча киңәшмә уздырды.