Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.
Төп тема – традицион энергия чыганаклары урынына, киләчәк альтернатива буларак, ягулык элементлары булдыру.
"Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты, Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Компаниянең гыйнвар ае бюджеты үтәлеше каралды һәм 2017 елның март аена бюджеты расланды.
Директорлар советы утырышында "Татнефть" ГАҖнең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча акционерларының гомуми җыелышын уздыру урыны һәм вакыты билгеләнде.
"Татнефть" ГАҖ акционерларының гомуми җыелышы 2017 елның 23 июнь көнендә "Нефтьче" (Әлмәт) Мәдәният йортында була.
Директорлар советы шулай ук компания эшчәнлегенә караучы башка мәсьәләләрне дә карады.
Татарстан Республикасы Бәһрәйнне үзенең стратегик партнёры дип карый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенең варис-шахзадәсе Салман Әл Хәлифә белән очрашуыннан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән интервьюсында хәбәр итте.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Манамада.
2017 башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 185 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 18 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген “Россия чаңгы юлы-2017” массакүләм чаңгы ярышларында 20 меңнән артык казанлы катнашты.
Казанда бу чара өч мәйданда - Горки-Әмәт урман паркында, Казансу тугаенда (Гаврилов урамы буенча) һәм Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында узды.
Татарстанда массакүләм чаңгы ярышларына якынча 190 мең кеше чыккан.
Татарстан Президенты hәм республика Хөкүмәте исеменнән "Россия чаңгы юлы-2017" ярышларында катнашучыларны Татарстанның премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләде.
Moody’s агентлыгының Россиянең рейтинг фаразын яхшырту нефть һәм газ керемнәреннән һәм суверен фондларын тулыландырудан икътисадның йогынтысының кимүенә китерүче Хөкүмәт гамәлләренә бәйле, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Сәфәренең төп максаты - "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашу.
Искәртик, "Бердәм Россия" партиясенең XVI съездында сайланган Югары советы Бюросы бүген беренче кат яңа составта җыела. Партиянең Югары советы Бюросына Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы рәисләре, РФ алты субъекты башлыгы, өч федераль министр, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, партия җитәкчеләре, дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклеләр керде.
Утырышта партиянең 23 проекты каралды, һәм яңа проектларны өстәмә эшләргә тәкъдим ителде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә "Бердәм Россия" партиясенең программа документларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү кысаларында 2017 елга партия Югары советынына бурычлар билгеләү булды.
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы үз эшен башлады. Утырышта парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, төрле ведомстволар һәм министрлык вәкилләре катнаша.
Президиум көн тәртибенә 34 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның унбере - республика законнары проектлары, унҗидесе - федераль законнар һәм РФ субъектлары законнар чыгару җыеннарының законнар инициативалары проектлары.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Hollbeach Solutions» компаниясе (Канада) президенты Грэм Лайон белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар авыр нефтьләр чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карадылар.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Нефтех» ЯАҖ генераль директоры Владимир Швецов һәм «Hollbeach Solutions» компаниясе партнёры, бөтендөнья хоккее ветераны Скотт Макферсон катнашты.
2017 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар Җәмгыяте белгечләре белән очрашты. Әлеге киңәшмәдә 2016 ел нәтиҗәләре буенча җитештерү күрсәткечләре, продукцияне чыгару һәм бюджетка түләүләр күләме һәм 2017 елга фаразлар тикшерелде.