ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 июльдән Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы дәүләт сатып алулар системасын җайга салу буенча функцияләрен Россия Федерациясе Финанс министрлыгына тапшырачак.


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» КССКда узган «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты семинарының пленар утырышында катнашты.


4
март, 2017 ел
шимбә

ТР Хөкүмәте Йортында Mastercard инновацион алымнарына һәм гамәлгә ашыра торган проектларына багышланган лекцияне Россиядә Mastercard вице-президенты Галина Ганиева һәм Россиядә, Беларусь, Армения һәм Казахстанда Mastercard компаниясенең бизнесны һәм цифрлы түләүләрне үстерү буенча директоры Михаил Федосеев укыдылар.


3
март, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татфондбанкның һәм Интехбанкның банк гамәлләре башкаруга лицензияләрен чакыртып алуга бәйле рәвештә хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән ашыгыч киңәшмә уздырды.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Россия ФедерациясеХөкүмәт рәисе Дмитрий Медведевның ил субъект башлыклары белән очрашуы Сочи шәһәрендә узды.


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2017 елның 27 һәм 28 февралендә муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнварында җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның февраль аенда көтелүче күрсәткечләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Бүген Сочида «Сочи-2017» XVI Россия инвестицион форумы кысаларында Kazan-2019 Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының беренче Илчесе исеме игълан ителде. Kazan-2019 Worldskills беренче Илчесе булу хөрмәтенә ресторатор Аркадий Новиков лаек булды.

Чара Татарстан Республикасы күргәзмә стендында узды. 


25
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы сессиясенең XIII утырышы узды. Чара Казан Ратушасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендә үтте. 

Йомгаклау сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Сессиядә эшендә 48 депутат катнашты, карарлар кабул итү өчен кворум бар иде. 

Көн тәртибендә 13 мәсьәлә билгеләнгән иде, шул исәптән Казан мэрының 2016 елдагы эшчәнлеге турында отчет, Казан шәһәр Думасы эшчәнлеге турында отчет, Казан башкарма комитеты җитәкчесе отчеты һәм Башкарма комитет эшчәнлеге турында отчет. 

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 36 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан эшләр 327 сендә башланган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 


23
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чанша шәһәрендә төзелеш технкасын җитештерүче Sany Group халыкара компаниясе мәйданчыгында булды. Хәзерге вакытта компания "Мерседес" шассие нигезендә махсус техника чыгара һәм үз шассиен актив рәвештә сафка кертә. Рөстәм Миңнеханов Sany Group җитәкчелеген Татарстан Республикасына чакырды һәм "КАМАЗ" шассие нигезендә төзелеш техникасын бергә җитештерү мөмкинлеген тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International