Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2017 елның гыйнвар аенда баррель өчен 53,16 доллар тәшкил итте. Бу 2016 елның гыйнвар аендагы бәя белән чагыштырганда 1,8 тапкырга артык. 2016 елның гыйнвар аенда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 28,75 доллар тәшкил иткән иде.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. http://minfin.ru/ru/##ixzz4XVsYOzFt
2016 елда тарифлар буенча 9 меңнән артык карар кабул ителгән. Тарифларны дәүләт тарафыннан көйләүнең гомуми икътисади нәтиҗәсе 18 млрд сум тәшкил иткән.
Бу мәгълүматлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр ителде.
Бүген "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган елга нәтиҗәләр ясалды. Чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итүче федераль идарә җитәкчесе Наталья Альхимович катнашты.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү һәм Татарстан Республикасы командасын «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча чемпионатларга әзерләү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2017 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Конфедерацияләр Кубогын уздыруга әзерлекнең барышы турындагы мәсьәлә буенча «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы матчларына әзерләнү тәмамланып килә.
Бүген Казанда РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге координацион советы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Социаль иминият фонды рәисе урынбасары Алексей Руденко, “РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге” идарәчесе Рамил Гайзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
РамилГайзатуллин үзенең докладында бүген Социаль иминият фондының Татарстан бүлегендә 144 мең иминиятче бар, дип хәбәр итте. 2016 елда ике төр иминиятләштерү буенча керемнең гомуми күләме 13,2 млрд сум тәшкил итте. Үсеш 1,4 млрд сумнан артты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.
Гадәттәгечә утырышта узган елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга компаниянең бюджеты расланды.
2016 елда “Татэнергосбыт” АҖ ирешкән нәтиҗәләр: кулланучыларга электр энергиясен сату күләме 18,4 млрд кВт тәшкил иткән, бу 53,2 млрд сумга. 12 ай эчендә клиентлар базасы физик затлар 837 220 дән 850 767 гә кадәр һәм юридик затлар 33 305 тән 33 950 гә кадәр арткан.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли «Хәзерге заман шартларында лидерлык» темасына лекция сөйләде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренә әзерлек турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.