Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды, ул 2016 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Рәшид Сәйбатталов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Куйбышев тимер юлының яңа җитәкчесе Рәшит Сәйбатталов белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында узды.
Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы һәм Куйбышев тимер юлы арасындагы хезмәттәшлек турында сүз барды, шулай ук республикада тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Күзәтчелек советының чираттагы утырышы булды.
Күзәтчелек советы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Утырышның көн тәртибенә ТР Инвестиция-венчур фонды эшчәнлегенә кагылышлы дүрт мәсьәлә кертелгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы кече нефть предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Чара Әлмәттә үткәрелде ("Татнефть" ГАҖ административ бинасы) һәм Татарстан Республикасы кече нефть предприятиеләренең 2016 елда эше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычларына багышланган иде.
Киңәшмәдә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2017 елның 25 гыйнварында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2016 елда җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның гыйнвар аенда көтелүче күрсәткечләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.
Әлеге киңәшмәдә "Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе" Дәүләт учреждениясе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре дә катнашты.
Киңәшмәләр барышында 2016 елда җирле бюджетларның үтәлеше нәтиҗәләре, шулай ук 2017 елның гыйнвар аенда керемнәрнең туплануы, планлаштырылган чыгымнарның керемнәре белән тәэмин ителеше, хезмәт хакын үз вакытында түләү мәсьәләләре тикшерелде.
Татарстан өченче ел рәттән сатып алуның ачык булуы буенча илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча югары бәя ала. Бу хакта Татарстанның Сатып алу буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Ольга Редько сөйләде.
Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Коллегия утырышында билгеләнгәнчә, бюджет акчасын экономияләү килешенгән контрактлар нәтиҗәләре буенча 2,85 млрд сум тәшкил иткән.
Бүген Казанда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен карадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш барышында «Татнефть» ГАҖнең 2016 елда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды. Анда геология-разведка эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Традицион нефтьнең аеруча эшкәртелгән ятмаларында запаслар белән тәэмин итү, яңа ятмалар, артык үзле нефть чыганакларын һәм доманик катламнарда нефть эзләү өчен инновацияләрне актив куллану кирәклеге билгеләп үтелде (разведкага кадәр, КИН арттыру).
Нәкъ менә бу ведомство икътисадтагы үзгәрешләрне беренче булып күрә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
Бу чара “Хезмәт, мәгульлек һәм социаль яклау: 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елда үсеш перспективалары” темасына багышланган иде һәм ул республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Республикада экологик куркынычсызлыкны арттыру һәрвакыт беренче чиратта булачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Бу чарада Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Фәрит Хәйретдинов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров катнашты